Татарские народные анекдоты Татар халык мәзәкләре
*** Ике аучы очрашканнар. Болар үзара сүз куешкан булганнар икән, берсе алдаганда, икенчесе итәгеннән тартырга, дип. Боларның берсе: — Мин бүген бер төлке кудым. Койрыгы бик озын иде, менә шундый иде,— дип, ике кулын җәеп күрсәткәч, икенчесе моның итәгеннән тарта башлаган. Ул итәктән тарткан саен, беренчесе кулларын якынайта бара икән. Тегесе һаман тарта икән. Ниһаять, беренче аучының чынлап торып ачуы чыккан: — Нәрсә, синеңчә, төлке бөтенләй койрыксыз что ли! — дигән. *** Бер мактанчык балыкчы булган, ди. Балыктан кайткан саен: — Менә мо-о-ның хәтле балык тоттым,— дип, ике кулын шактый җәеп күрсәтә, ди, бу. Моның бу мактануыннан туеп, ике кулын бәйләп куйганнар да инде мактана алмас дип уйлыйлар икән. Шуннан бу: — Шундый балык тоттым, күзе менә моның кадәр иде,— дип, бәйләнгән ике йодрыгын күрсәткән, ди. *** Бер төркем картлар сөйләшеп утыралар икән. Бер шома телле, шук күңелле Ибраһим атлы карт узып бара икән. Төркемнән берәү сүз кушкан моңар: — Әй Ибраһим агай, бер ялганлап кит әле. — Ялганлап торырга вакыт юк. Иске почта тавында он белән баржа баткан. Шунда ашыгам,— дип, тиз-тиз китеп барган. Картлар, тиз-тиз өйләреннән капчыклар алып, баржага йөгерәләр. Барсалар он да юк, баржа да юк. Икенче вакыт күреп бабайдан сорыйлар: — Ник теге вакытта ялганладың? — диләр. — Үзегез ялганларга куштыгыз бит,— ди карт. *** Бервакыт бай, Кечкенә Алдарны очратып: — Йә Кечкенә Алдар, мине алдый алырсыңмы? — дигән. Кечкенә Алдар: — Юк, алдый алмыйм, мин яшь әле, минем абыем бар, ул сине алдар иде,— дигән. Шуннан соң бай: — Кайда соң ул абыең? Бар алып кил аны,— дигәч, Кечкенә Алдар: — Барыр идем дә ерак шул! Атыңны биреп торсаң, тиз генә алып килер идем,— дигән. Бай риза булган. Малайны атына атландырып җибәргән. Кечкенә Алдарны байтак көткәннән соң гына бай үзенең атыннан колак какканын аңлаган. *** Парикмахер берәүнең сөйләнмичә генә сакалын кырган да чәчен кыскартырга тотынган. Шунда, тамагын кыргалап, сөйләнергә керешкән: — Сез ишеттегезме? Кичә безнең шушы йортта торучы берәү бишенче катның тәрәзәсеннән үзен-үзе атты. — Шулай ук булдымыни, ай-һай! — Әйе, әйе, үзем күрдем! — Ышанасы килми. Чөнки мин кергән саен сез шундый берәр куркыныч хәбәр сөйлисез. Нигә алай итәсез? Парикмахер тагын тамагын кыргалаган да әйткән: — Бик сөйләмәс идем дә, һөнәрем шулай куша бит. — Ничек һөнәрегез куша? — Шулай. Әгәр берәр куркыныч турында сөйләсәң, кешенең чәче үрә тора да аны төзәтү җиңелрәк була. *** Бер кеше төнлә урманга утын урларга баргач, сызгырган тавышлар ишеткән дә, урман каравылчысы сизде ахрысы дип, тизрәк өенә чапкан. Кайтып җиткәч тыңлап карый, тагын да шәбрәк сызгыралар. Хатынына әйткән: — Биклә капканы, кертмә урман каравылчысын! — дигән. Үзе тиз генә идән астына төшеп яткан. Теге сызгырган тавыш һаман туктамый, монда да ишетелә икән. Бик озак ятканнан соң яхшылабрак тыңласа, аның үс; борыны сызгыра, имеш. *** Бер әби үзенең җирен бер кызга урдырган. «Ахырдан исәпләшербез»,— дигән. Беркадәр вакыттан соң шул ук кыздан үзенә күлмәк тектереп алган. Әби үзе белеп бирмәгәч, кыз икесе өчен дә хезмәт хакын үзе сорый килгән. Әби әйткән: — Кызым, мин исәпләп куйдым инде, теге вакытта урак урганың шул күлмәк теккәнең өчен булыр,— дигән. Саранны терелтү чарасы Бер кешенең бер саран дусты бар иде. Бер көн ул дустына барып янына керергә рөхсәт сорады. Әйттеләр: — Ул авырудыр, аны бизгәк тота,— диделәр. Бу кеше әйтте: — Янында утырып, аның тәгамен* ашагыз, шуннан тирләр дә бизгәге качар,— диде. *** Бер кешенең бер саран дусты бар иде. Бервакытны ул дустына әйтте: — И дус, мин сәфәр кылмак телимен, миңа йөзегеңне бирсәнә, сине сагынган вакытта, бармагымда йөзегеңне күреп, сине исемә төшерер идем,— диде. Ул саран дусты әйтте: — Әгәр мине исеңә төшерәсең килсә, бармагыңа кара, кайчан ки бармагыңда йөзек күрмәсәң: «Һи, фәлән дустымнан йөзеген сораган идем, бирмәде, дип, мине исеңә төшерерсең»,— диде. *** Бер саран ике лотерея билеты алган, имеш. Ул аның берсенә «Москвич» автомобиле откан. Әмма икенче билеты отмаганга бик кәефе киткән. Шундагы кешеләр аңардан: — Ни булды, отышка риза түгелме әллә син? — дип сораганнар. — Ризалыгын риза да, икенче билетны алуыма үкенеп торам әле,— дип әйткән, ди, ул бәндә. *** Саран кеше ашап утырганда, тәрәзәдән чебен кергәнне күреп, урыныннан сикереп торган да аны сөлге белән куарга тотынган. Хатыны моңа бик гаҗәпләнгән: — Ни булды үзеңә? Акылың җиңеләймәгәндер ич? — дигән. Саран кеше: — Күрмисеңмени? Күрше чебене керде бит! Куыгыз, ялатмагыз! — дип кычкырган. *** Бер саран карчыкның мәдрәсәдә укый торган улы бар иде. Көннәрдән бер көн улы әнисе белән күрешергә кайтты. Әнисе әйтте: — И улым, яхшы әле кайттың. Синең өчен нигъмәтләр хәзерләп куйган идем. Симез каз итем, майлы коймагым һәм куе каймагым бар. Кайсы тәгамне нәфсең тели? Ләкин берәм- берәм генә ашатырмын,— диде. Улы әйтте: — И аначыгым, мин каз итен, коймакка төреп, каймакка манып ашар идем,— диде. *** — Син ник болай бик кайгылы, ни булды? — дип, бер сараннан сорагач: — Менә хәзер генә газета укыдым, фәлән бай үлгән икән,— дигән. — Ник, үлсәни, ул синең кардәшеңмени? — дигәч: — Шул шул, кардәш түгел, шул сәбәптән кайгырам,— дип әйткән ди саран. *** Бер карчык икенчесенә кунакка килгәч, бергәләп чәй эчәргә утырганнар. Хуҗа кунакка сыек кына итеп чәй ясап куйган да, үзенә салганда, «тү тут» дип, чәйне куерак төшерә икән. — Әй ахирәт,—ди икән кунак карчык,— миңа да «түтүт» ләбрәк ясап бир әле. *** Бер картның башка чыккан уллары — Гайфулла белән Сәйфулла саранлыкта берсеннән-берсе һич тә калышмаганнар. Хәтта алар бик мул тормышлы булсалар да, кунак булып килгән аталарына да бәрәңге генә ашата торган булганнар. Бервакыт карт, ике улын бергә туры китереп: — Сез менә, улларым, гадәтегез белән бер-берегезгә һич тә охшамагансыз,— дигән.— Гайфуллага килсәм, минем тамак һәркайчан «сыйлы» була: әрчегән бәрәңге дисеңме, әрчемәгәне дисеңме, кабыклы бәрәңге дисеңме, кабыксызы дисеңме, измәгән бәрәңге дисеңме, изелгәне дисеңме — төрлесе белән сыйлыйлар. Ә менә, Сәйфулла улым, сиңа килсәм, бөтенләй башка: бәрәңге дә бәрәңге, бәрәңге дә бәрәңге. Бу сүзләрдән соң: — Әти мине мактады,— дип, Гайфулла әтисенә тәмле әйберләр дә ашата башлаган. Гайфулладан күрмәкче Сәйфулла да әтисен сыйлый икән. *** Бер саран кеше бал ашап утырганда ишек какканнар. Саран икмәкне яшергән, әмма балны яшерергә өлгерә алмый калган. Кунак өйгә кергәннән соң, икмәксез балны ашамас дип уйлап, хуҗа аны табын янына чакырган. — Икмәксез ашый торган булсаң, рәхим ит,— дигән. Кунак балны иписез-нисез дә шәп кенә сыптырырга тотынган. Саранның моңа бик эче бора бантлаган. Кунакка әйткән: — Эһе-эһем! Чирләп китмәгәең дип курка башладым әле. Икмәксез бал эчне авырттыра дип әйтәләр,— дигән. Кунак саранга әйткән: — Әйе, дөрес әйтәсең, коры бал эчне авырттыра. Ләкин минекен түгел, синең эчеңне авырттыра,— дигән. *** Берәүгә килгән кунак гел майны гына сыптыра икән. Хуҗа хатынның моңа эче поша башлаган: — Әйдә, аша әле, кунак, аша, маен яратсаң, әнә катыгын аша,— дип кыстый, ди. Кунак кеше: — Синең маең да катык кебек бик тәмле,— дип әйтә, ди. *** Кода базарда икенче авылдагы кодасын очраткан да аны өенә алып кергән. Утырышкач, хуҗа кода: — Әйдә чәй кайнаганчы бер тартып алыйк әле! — ди. Бер тарталар, чәй юк, ике тарталар, өч тарталар, чәй һаман юк. Вакыт кичкә авыша. — Ярый, кода, миңа кайтырга вакыт, рәхмәт! — ди кода. — Ярый инде алайса, хуш иттек. Икенче килгәндә кодагыйны да алып кил! — ди хуҗа. — Әй кодакаем! — ди кунак,— кодагыең тәмәке тартмый шул ул! *** Бибигайни ерак кардәшләренә кунакка килгән дә китми дә китми, ди. Атна артыннан атна үткән, кунак булган кеше кайту турында әле уйламый да икән. Йорт хуҗасының моңа эче поша башлаган. Шуннан ул, юк сылтауларны бар итеп, базарга барырга җыенган да, ишектән чыгышлый: — Хуш, Бибигайни, мин кич кенә кайтам. Мин кайтканда син булмассың инде,— дигән. *** Самат белән Закир дигән ике дус бер елны берсе, икенче елны икенчесе өйләнергә булганнар. Самат беренче булып өйләнгән. Туй мәҗлесендә иптәш егете Закир аңа бер сыер бүләк итмәкче булган. Ләкин бер ел узып китсә дә, сыерны әле һаман бирми икән. Икенче елны Закир үзе өйләнгән. Дусты Самат туйда аны болай дип котлаган: — Дус егетемнең туен котлап, үзе бирмәгән сыерның бозавын бүләк итәм,— дигән. *** Берәүнең күрше авылда әрсез бер танышы булган. Чакырмаган чакта да кунакка килеп, озаклап утыра, күбенгәнче ашый икән бу. Хуҗаның моны биздерәсе килгән. Бервакыт теге килүгә хуҗа, күршедән тагы бер самовар алып чыгып, ике самовар чәй куйдырган. Кыстый-кыстый бер самовар чәйне эчерткәннәр моңар. Икенчесен керткәннәр. — Җитте инде, бик хушландым,— дигән кунак. — Бусы алдагы килүең өчен булыр,— дип, тагын бик каты кыстап эчертә башлаганнар. Кунак шабыр тиргә баткан. Көчхәл белән чыгып котылган. Шуннан бу вакытлы-вакытсыз кунакка йөрмәс булган. *** Габделҗаббар узып барышлый үзенең иске танышына кунарга кергән. Хуҗа, моны каршы алып, сый-хөрмәт күрсәткән. Бер кич кунасы Габделҗаббар өч кич кунак булган. Хуҗа кунактан туя башлаган һәм әйткән: — Габделҗаббар туган, инде өченче көн торасың, балаларыңны, хатыныңны сагынгансыңдыр,— дигән. Тегесе әйткән: — Бераз сагындым шул. Әллә атыңны җибәреп хатыным белән балаларымны да алдырасыңмы? — дигән. *** Алдап-йолдап яшәүче бер кеше һич таныш булмаган берәүдән бурычка акча сораган. Теге кеше: «Әллә мин бу кешене таныш булып та оныттыммы икән?» — дип тә уйлап караган. Ниһаять, таный алмагач: — Мин сезне белмим бит,— дигән. — Шул шул,— дигән теге кеше,— таныганнар бурычка бирмәгәнгә күрә сездән сорыйм да мин. *** Бер кеше үзенең дустына кунакка килгән. Хуҗа табынга яңа гына язылган май куйган. Кунак сыпырта гына икән майны. Өйгә кайткач: — Ну, ашадым да соң май! — дип мактана, ди, бу. Хатыны моңа: — Майны күп ашарга ярамый, сукырайта ул,— ди икән. Бу кеше икенче тапкыр кунакка килсә, өстәл өстендә бернәрсә юк, ди. Кире әйләнеп кайткан да: — Әллә сукырайдым инде, өстәлләрендә бернәрсә дә күрмәдем,— дип әйткән, ди. *** Кибетче Ясәви көне-төне эчкән дә эчкән. Тикшергәннән соң акча туздыруы билгеле булгач, моңа бик күп нәрсәсен сатарга туры килгән. Шунда сыеры да «ычкынган». Таныш ларыннан берсе очрап: — Синең урынга кибеткә кем керде соң? — дип сораган. Ясәви: — Мин чыктым, сыер керде,— дигән. *** Элек бер бай үзенең өендә ашап-эчеп утырганда сөйләшә киткән: — Фәлән җирдәге бодайның дисәтинәсеннән илле-алтмыш пот чыгар, шулчаклы уңган,— ди икән. Шуннан соң йокымсырап утырган олы малаеннан сораган: — Синеңчә күпме чыгар? Тегесенең башында бөтенләй башка нәрсә икән: — Билгеле инде ул, бер яртыдан тулар-тулмас өч стакан чыга,— дигән. *** Бер адәм бер исереккә: «Күзең чыкканмы! Кешегә килеп сугыласың! Күрмисеңмени монда кеше барын?» — дигәч, исерек: — Минем күзем сине күрмәү генә түгел, ике итеп күрә. Мин уртагыздан узмакчы идем дә, ялгыш сиңа килеп бәрелдем,— дигән. *** Әхмәдиша Бәрәңге районы базарына сыер сатарга киткән җиреннән ун көн үткәч кенә кайтып кергән. Кайту хәбәрен ишетеп, күршесе Барый абзый керә. Сүз куертып утыра торгач, йомшак кына шундый сорау биреп куя: — Күрше, хәлләрең ничек, әйбәтме соң? — Минем хәлне бик беләсең килсә, үз сыерыңны сат та, ун көн эчендә шуның акчасын эчеп бетереп кара,— дип җавап бирә Әхмәдиша. *** Барый исемле берәү урманга утынга барган. Кайтырга чыккач, юлда бер авылга кереп, утынның яртысын сатып эчкән. Кайткач хатыны: —Карт җүләр! Утынның яртысын тагын сатып эчтеңмени? Алып кайт хәзер үк! — дип, Барыйны куа башлаган. Барый хатынына: — Бибигайшә, җан кисәгем, күрмисеңмени, мин олауга утынны таптый-таптый төягән идем, шуңа гына аз күренәдер, күп анда утын,— дигән. *** Хаким. Бу әйберне син урладыңмы? Карак. Гомердә урлаганым юк. Хаким. Менә бу егет урлаганыңны үз күзе белән күреп торган бит. Карак. Ул алдаша. Мин бу әйберне алганда анда бер кеше дә юк иде. Менә нигә чыкмый икән! Бер егет сирәк очрый торган материал сатып алып, костюм тектерү нияте белән, тегүче Сәйфетдингә барган. Сәйфетдин үлчәп-үлчәп караган да: — Булмый, энем, чыкмый,— дигән. Егет Гыйльметдингә киткән. Гыйльметдин үлчәп караган да: — Була, энем, фәлән көнне килерсең,— дигән. Егет костюмны алырга баргач, ишегалдында уйнап йөргән бер бәләкәй малайга күзе төшкән. Малайның өстендә өр-яңа бишмәт, ә материалы нәкъ бу егетнеке кебек икән. Егет акчаны түләп костюмын алган да Сәйфетдингә кергән. — Менә Гыйльметдин абый тегеп бирде. Ә син чыкмый дип әйткән идең,— дигән. Сәйфетдин карап-карап торган да: — И энекәем, бигрәк беркатлы кеше икәнсең. Гыйльметдиннең малае биштә генә бит аның, ә минеке унбердә,— дигән. *** Хаким бер карактан жавап ала икән: — Моңа кадәр төрмәдә утырганың булдымы? — Булды. — Ни өчен? — Томау төшкән өчен. — Юкны сөйләмә! Ул ни дигән сүз? Томау төшкән өчен төрмәгә утыртырга дигән закон юк. Әгәр аның өчен утырта башласалар, бөтен дөньяны төрмәгә тыгарга туры килер иде. — Юк, хаким әфәнде, болай булды ул: мин берәүнең өен басарга кергән идем дә, томау төшкән чак иде, ялгыш кына төчкереп җибәрдем. Шунда мине эләктереп тә алдылар. *** Юлдан бик күп юлаучылар узып барганда, берәү бәке янында өтергене җепкә бәйләгән дә суга салып тора. Юлчылар: «Нишлисең?» — дип сорыйлар. Теге кеше: «Балык тотам»,— ди. Юлчылар җыелалар да: — И тинтәк, өтергегә балык эләгәмени,— диләр. Теге кеше: — Моннан эләкмәсә, тегеннән эләгә ул,— ди. Юлчылар монда җыелган арада, балыкчының иптәшләре тегеләрнең йөкләрендәге әйберләрен урлап китәләр. *** Сыраң артык җылынган дип, кешеләр сыра сатучыга зарланалар икән. Сатучы үз-үзенә: — Ярамассың бу кешеләргә! Мичкәгә әле генә ике чиләк сап-салкын су салган идем югыйсә,— дигән, имеш. *** Берничә кеше бик яхшы тун урлап, араларыннан берсен базарга сатарга җибәрделәр. Бу кеше тунны базарга алып килде. Ләкин икенче бер карак бу күрмәгәндә тунны урлап качты. Әүвәлге кеше иптәшләре янына әйләнеп кайткач, аннан: — Йә, тунны ничә сумга саттың? — дип сорадылар. — Алган бәясенә саттым,— диде. *** Берәү төрмәдә башын ялангач идәнгә, аягын мендәргә куеп ята икән. — Ник алай итәсең? — дип сорагач: — Мин шул башым аркасында төрмәгә кердем, шуңар күрә җәзалыйм,— дип әйтте ди. *** Бер карт йөз яшьтән узса да зирәк, сәламәт икән. Көннәрдән бер көн шул яшьләрдәге бер карчык бу картка: — Әй син, без бик күп яшәдек, үлем безне онытмадымы икән,— дигәч, карт: — Чү, болай кычкырып сөйләшмә. Алла, ихтимал, искә төшерер дә харап булырбыз. Бер мәкаль бар: «Йоклаган арысланны уятма»,— дигән, ди. *** Кәр көн урманнан җилкәсенә утын күтәреп ташучы бер карт, көннәрнең берендә, ифрат дәрәҗәдә арып, йөкне таш өстенә куйган да: — Туйдым дөньядан, әй әҗәл, син кайда?! — дигән. Сүзе бетәр-бетмәс каршысына әҗәл килеп тә баскан. — Мин әҗәл, миндә нинди хәҗәтең бар? — дип сораган, карт: — Шушы утынны җилкәмә күтәреп куйсана! Башка йомышым юк! — дигән. *** Бервакыт бер әби бик каты авырып киткән. Аның хәлен белергә кешеләр килгән. Беркөнне моның абыйсы да кереп: — Шулай бик каты авырдыңмыни? Мине таныйсыңмы соң? — дип сораган. Шуннан соң әби: — Танымыйм шул, Лотфулла абый,— дигән дә елап җибәргән, ди. *** Бер бабайның башы авырткан кебек булган да больницага килгән. Врач бабайның авырткан җирен сораша башлаган. — Башым авырта, бәбкәм,— дигән. Врач бернинди дә чир тапмагач: — Ул, бабай, картлыктан,— дигән. Шуннан соң бабай, эчем авырта, дип тә карый, кулаякларым сызлый, дип тә әйтә. Врач һәммәсенә дә бертөрле җавап бирә икән. — Барысы да картлыктан, бабай. Бабайның бер дә карт буласы килми икән. Ачуы килгән дә врачка телен чыгарып күрсәткән. Врач ачуланмаган. — Бу да картлыктан, бабай,— дигән дә өенә озатып куйган. *** Бер бабай поликлиникага барган. Анда аңа градусник куйганнар. Бабай шул килеш кайткан да киткән. Икенче көнне: — Мәгез, кызым, даруыгыз бик килеште, терелдем инде,— дип, градусникны китереп биргән, ди. *** Галимулласы Сәгыйдулла Бер авылда ялгызлары гына бик карый* карт белән карчык яшәгәннәр. Чәй эчәргә утырган саен карты карчыгына: — Карчык, безнең мәрхүм балаларның кеме кем атлы ие соң әле — Галимулласымы Сәгыйдулла, Сәгыйдулласымы Галимулла? — дип сорый икән. Карчыгы: — И карткаем, тәмам акылың җиңеләеп бара, ничә тапкыр әйттем инде мин сиңа: «Сәгыйдулласы Галимулла түгел, Галимулласы Сәгыйдулла!» — ди икән. Оныгы техникумга конкурс аша үтә алмаган бер әби күршесенә болай дип сөйләп тора икән: — Кайтты шул, көрәлмичә кайтты, күгәрченем... Имтиханнарын да биргән, кукуруз аша гына үтә алмаган. Шундый да өлгер бала үтә алмаслык кукуруз үстерәләр икән, Ходаем. Ахырзаман могҗизасы инде бу, ахыр заманныкы... *** Бабай төнге каравылга ялланмакчы булган. Аңа төрле сораулар биреп сынап караганнар. — Бу эшкә теләсә кемне алып булмый бит,— дигәннәр.— Сездә шушы хезмәткә кирәкле сыйфатлар бармы соң? Әлеге бабай: — Бар, бар,— дип җавап биргән,— минем йокым бик сак. Әз генә шылт иттеме, шундук уянам. *** Бер әби юлга чыга да кулын күтәреп бер автобусны туктата: «Шынталыга барам, утырт әле, улым»,— ди. «Утыртам,— ди шофер,— ләкин 5 тәңкәлек урынга утырасыңмы, 3 тәңкәлеккәме? Алда 5 тәңкә, арттагы урын 3 тәңкә»,— ди. «Әй, ярар миңа 3 тәңкәлек тә»,— дип, әби артка кереп утыра. Автобус буш була, кызу барганга карчыкны әле алга, әле артка чөертеп кенә йөртә. Килеп җиткәч, әбидән сорыйлар: — Әби, ничек килдең соң?— дип. — Әй, шундый рәхәтләнеп килдем, әле 5 тәңкәлек урынга барып утырам, әле 3 тәңкәлеккә, ярты юлымны бушлай килдем,— дигән. *** Гайниҗамал әбине авыл советына дежур итеп куйганнар. Мәктәп директоры районга киткән икән. Шул телефоннан шалтыраткан. — Әби, барып кына әйтсәнә, иртәгә мәктәпкә завроно белән инспектор килә, вак-төякне рәтләбрәк куйсыннар,— дигән. Әби, мәктәпкә барып: — Дирихтрыгыз тилиграм сукты, иртәгә зәгъфыран белән эскефидәр китерәләр дип әйтеп әйтте,— дип, укытучыларны таңга калдырып киткән. *** Ике әби сөйләшеп торалар икән. Берсе: — Безнең совхозга директор районның үзеннән килде,— ди. Икенчесе, колакка саграгы, тегесен уздырырга тырышып: — Сезнең иликтер районнан гына икән, ә безнеке тимерчыбык буенча Куйбышевтан килә, ул аннан килеп җитә дә алмас иде, трасматр белән кудырталар икән,— дигән. *** Бер аксак кешене шаяртмакчы булганнар. — Нигә соң уң аягың белән гел чокырга басасың,— дигәннәр.— Тигез җиргә бассаң, җайлырак булмасмы? Аксак та төшеп калган кешеләрдән түгел икән. — Юк,— дигән.— Сез үзегез абайламагансыз. Уң аягым чокырга басмый минем, бәлки сул аягым калку урынга туры килә дә тегесе чокырга баскан шикелле күренә. *** Бер мәҗлестә табынга бөтен үрдәк китергәннәр. Анда бер сукыр кеше дә бар икән. Кунаклар, шаяртып, үрдәкне бүләр өчен аның алдына куйганнар. Сукыр, бүлеп-нитеп тормаган, үрдәкне ботарлап ашарга да тотынган. Кунаклар көләргә дә, көлмәскә дә белмиләр икән. — Тукта әле, бу ничек була инде, без нәрсә ашыйк? — дигәннәр. Сукыр ал арга әйткән: — Белмим шул, ничек булганын мин күрмим бит. Сукырга үрдәк булгач, күзлеләргә каз тигәндер инде, сез үз өленгегезне ашагыз,— дигән. *** Сукыр әби бер кулына чүлмәк, бер кулына фонарь тотып кар базына чыга икән. Моңар бер кеше очраган: — Син сукырга фонарь нигә кирәк булды? Барыбер күрмисең бит! — дигән. Сукыр әби әйткән: — Сезнең ише күзле сукырлар бәрелеп чүлмәкне ваттырырсыз, дип курыктым,— дигән. *** Бер күзле, кем яхшырак күрә, дип ике күзле белән сүз көрәштерә башлаган. Моңа каршы ике күзле: — Билгеле, мин яхшырак күрәм. Чөнки минем күзем икәү бит,— дигән. — Юк шул,— дигән бер күзле.— Мин яхшырак күрәм. Әнә бит син миндә бер генә күз күрәсең, ә мин синдә икене күрәм. *** Бер бөкре кеше капка төбендә тора икән. Шулвакыт ул, үтеп баручы бер аксакны мыскыл итәргә теләп: — Әй Камали! Кая барасың болай, шыгыр-шыгыр музыкалар уйнатып? — дип кычкырган. Аксакның бер аягы протез булган. Ләкин аксак та аптырап калмаган: — Мин синең аркаңа капчык асып чыкканыңны күреп берәр җиргә барасыңдыр дип уйладым. Сине музыка белән озатырга килә идем,— дигән. *** Бер саңгырау бабай читән үрә икән. Үтеп баручы аның янына килеп юл сораган. — Исәнмесез, бабай. Миңа Тау арты урамы кирәк. иде. Каянрак барыйм икән? — Читән үрәм әле. — Мин сездән юл сорыйм бит. Ни эш ләгәнегезне болай да күрәм. — Сирәк дип, улым, кәҗә-сарык кермәслек булса ярар инде,— дигән карт. *** Бер чукрак карт су буенда көймә ямый. Берәү килә дә картка: — Әссәламегаләйкем,— ди. Карт: — Көймә ямыйм,— ди. Килгән кеше: — Сәлам бирдем, ник кайтармадың?— ди. Карт: — Һи, буйдаы-буйга ярык,— ди. *** Карт белән карчык үзләре дә, аларның бердәнбер кызлары да саңгырау булганнар, имеш. Менә беркөнне карт, өенә кайтып, карчыгына дәшкән: — Сиңайтәм, мин Чаллыга барасы иттем, кая, яңа итегемне карап бирсәнә,— дигән. Карчык, билгеле, берни дә ишетми калган, әмма картның ирене кыймылдавыннан абайлап, ашыйсы килеп кайткан ахры дип уйлаган. Ул кызына дәшкән: — Кызым, атаң ачыгып кайткан, самовар куеп җибәрсәнә,— дигән. Кызның башында бөтенләй башка уй икән. Ул әйткән: — Шулаймыни? Сез әйткәнгә чыкмыйча булмас инде алайса,— дигән,— сезгә ошаган егет миңа да ошар, мин риза. *** Бер кеше юлга чыккан. Бу сөйләшкәндә тотлыга икән. Күпер чыкканда бер кешене очраткан да сорый икән: — Б-б-б-бу а-а-авылга җ-җ-җыракмы?— ди икән. Тегесе дә тотлыгып сөйләшүче булган: — Ө-ө-ч-ч чакрымлап б-б-булыр,— дигән. Бусы, мине үрти, дип белгән дә тегесен күпердән суккан да төшергән, тегесе бата да башлаган. — Б-б-батам бит, к-коткар с-с-сана,— дигән. Монысы һаман: — Ү-ү-үзе б-б-бата, үзе ү-ү-үрти,— ди икән.
Берәүнең кызлары сакау икән. Аналары яучы киләсен ишетеп, үзе йомыш белән киткәндә кеше-мазар килә калса, кычкырып сөйләшмәскә кушкан. Яучы килгәч, болар башта бер дә сөйләшмәгәннәр, тын гына утырганнар. Бәхетсезлеккә каршы бер заман сөт ташый башлаган. Кече кызлары түзмәгән: — Чөт тачый! — дип кычкырып җибәргән. Моны ишеткәч, уртанчы кыз сеңлесен орышырга тотынган. — Әни сиңа ни әйтте, чөйләчмәсәң ни була! — дигән. Олылары әйткән: — Кече тәчсә тәчәр, мин тәчмим!— дигән. Яучы, моны ишеткәч: — Әй, булмады ла бу, болар барысы да сакау икән ләбаса! — дип кайтып киткән. *** Бер карчыкка көннәрдән беркөн хат килеп төшә. Әйләндереп-тулгандырып карый да Сәрвиҗамал әби, үзе укый белмәгәч, күрше кызын чакыра. — Шушыны укып кына бирмәссең микән, Рәүшан кызым, кемнән икән? Кызның да грамотасы такы-токы гына икән. Ул, хатны ачып, көч-хәл белән иҗекләп укырга керешә: — Кү-күп-ти-тин кү-п сә-сә-лам... Әби ахырына кадәр укыганны да көтми: — Ә, олы кызым Фәрхинурдан икән. Ул шулай тотлыгып сөйләшә иде,— дип шатланган. *** Әүвәлге заманда ике кеше яшәгән. Аларның берсе таз, икенчесе корчаңгы булган. Беркөнне болар юлга чыгып киткәннәр. Китәр алдыннан сүз куешканнар: таз башына кунган чебеннәрне кумасын, корчаңгы — кашынмасын. Юлда барганда боларга бер кеше очраган. Ул бер авылга юлны сораган. Иң беренче булып таз җавап биргән: — Тегеннән әйләнеп кил,— дигән булып, башына кунган чебеннәрне куа икән бу. Корчаңгы исә: — Аннан да килмә, моннан да килмә! — дип кашына икән. *** Бер егет буранлы бер кичтә, ак куй тиресеннән тектергән чикмәнен киеп, күңеле төшкән кызны тәрәзәдән карарга бара. Кыз өй эчендә әрле-бирле эшләп йөри. Егеткә ул бармагы белән: «Чыгам, көт!» — дип ишарәләгән кебек тоела. Бу чикмән изүләрен япкалап, тәрәзә каршына чүгәләп көтә башлый. Иртән кызның атасы кар көрәргә чыга. Бераз көрәсә, ак чикмән чабуын күрә. Тартып караса — егет чүгәләп утырган да йоклап калган. — Син нишләп монда көрт астында? — ди бабай гаҗәпләнеп. — Әй бабай, яшь чак — дәртле чак, синеке дә булгандыр,— ди дә егет торып китә. *** Мәликәнең абзар арасына чыкканын күргәч, әтисе: — Кызым, сарыкларга күз-колак бул әле, берсе чирләп торган кебек иде,— дигән. Кыз абзарның капкасын ачып караса, сарыкларның башкалары яткан, берсе генә басып тора икән. Мәликә бу елны Камык кушаматлы кешенең улы Сәет белән йөргәнлектән, уенда-исендә гел Сәет булган. Тыштан керүенә әтисе: — Сарыкларга күз салдыңмы?— дип сорагач, Мәликә: — Барысы да яткан, бер Камык Сәете генә аяк өсте,— дигән. *** Бер патша авыргач, докторлар: — Терелтү өчен бер дә кайгысыз кешенең күлмәген бу патшага кидерергә кирәк. Шуннан соң терелер,— дип әйттеләр, ди. Төрле кешегә: патшаларга, байларга тикле барып җиттеләр, ди, һәрберсе үзенең бер кайгысы барын әйтә, ди. Йөри торгач, урманнан утын күтәреп чыккан бабайга очрадылар, ди. Бабай утын өстендә бик кәефләнеп тәмәке тартып утыра, ди. Бабайдан: — Бабай, безгә кайгысыз кеше кирәк иде, синең берәр кайгың бармы? — дип сорадылар, ди. Бабай: — Минем нинди кайгым булсын, бер кайгым да юк,— дип әйтте, ди. — Безгә кайгысыз кешенең күлмәге кирәк иде, алай булса, күлмәгеңне салып бир әле,— дип әйттеләр, ди. Бабай: — Минем күлмәк алырлык хәлем юк, чикмәнемне ялан тәнгә генә киеп йөрим,— дип әйтте, ди. *** Элекке заманда бер ярлы кеше, тигез яшәп булмый шул, дип зарлана икән. Икенче бер ярлы моңардан: «Ничек инде тигез яшәп булмый?» — дип сораган. Беренче ярлы әйткән: «Менә бит, чәем бар, шикәрем юк. Кайвакыт шикәр була, чәй булмый»,— дигән. Моңа каршы икенче ярлы: — Минем шикәрем дә, чәем дә юк. Мин тигез яшим! — дигән. *** Шәкерт җәй көне мәдрәсәдән кайтканда бер карчыкка кереп кунган. Көн бик эссе, ә моның өстендә җилән икән. Карчык шәкертне кызганган: — Һай, улым, ничек эсселәмисең? — дигән. Шәкерт; — Бер генә кат ул, әби,— дигән. Кышкы салкында мәдрәсәгә барышлый шәкерт тагын шул ук әбигә кереп кунган. Өстендә әлеге шул җилән генә икән. Әби кызганып: — Най улым, ничек туңмыйсың? — дип сораган. Шәкерт: — Постаудан ул, әби,— дигән. *** Бер фәкыйрь үзенең кечкенә баласы белән барганда күрде: бер хатын бер җеназа артыннан: «И хуҗам, сине ишексез, тәрәзәсез йортка алып баралар. Түшәге вә әсбабы юк йортка алып баралар, вә тәгаме, вә шәрабе юк йортка алып баралар»,— дип, кычкырып елап барыр. Бу фәкыйрьнең улы әйтте: — Әти, әти, безнең йортка алып баралар микән әллә? — диде. *** Хан заманында бер Курай тархан булган. Үзен бик бай күрсәтергә ярата икән. Беркөнне ул үзенең хезмәтчесенә әйткән: — Моннан соң мин сиңа шуны кисәтеп куям, кунаклар алдына мин сиңа нәрсә генә китерергә кушмыйм, син миннән «кайсын китерим» дип сора, шулай сорагач, нәрсәләрнең төрлесе бар икәне беленә,— дигән. Хезмәтче: — Ләббәй, тарханым, моннан соң ни генә китерергә куш- сагыз да шулай сорармын,— дигән. Беркөнне тархан кунаклар җыйган икән. Мәҗлес җыелып беткәч, тархан теге хезмәтчесенә: — Бар, әтине монда кунаклар янына чакырып китер,— дигән икән, хезмәтчесе аңа карап торган да: — Кайсы әтиегезне китерим? — дип сораган, ди. *** Ярлы бер кешеләр гел бәрәңге генә ашап торалар икән. Беркөнне бик ачыгып ире утыннан кайткан, ди. Хатыны моның алдына көндәгечә шул ук бәрәңгене китереп куйган. Ире, мыгырданып: — Тагын бәрәңге,—дип куйган. Моңа каршы хатыны: — Сөт белән ярма булса ботка пешерер идек тә, май гына юк шул. Тозын инде аның күршедән дә алып торырга була,— дигән. *** Патша заманында бик озак солдат хезмәтендә йөргән бер кеше авылына кайткан. Әтиләре бик кыстый торгач, гает көнне бу да мәчеткә барган. Мәчеттә кешеләр муллага сәдака бирәләр икән. Билгеле, моның да сер бирәсе килмәгән. Солдаттан баеп кайткан, имеш, бик шәп туй ясап өйләнергә җыена, имеш, дип даны чыккан икән. Шулай булгач, нигә вак-төяктә сер биреп торырга? Бу да сәдака бирергә булган. Бүтәннәр барысы да икешәр тиен бирәләр икән. Моның ике тиене булмаганлыктан, бу муллага биш тиенлекне сузган: — На-ка, мулла, сәдака. Ике тиене хәердән, өч тиене тәк китсен,— дигән. *** Бер заман бер мулла, ике крестьян бергәләп юлга чыгалар. Юлда азмы-күпме баргач, болар табалар бер пешкән каз, бер тавык, бер үрдәк. Бу өч әйберне бүләргә кирәк бит. Кем бүләргә тиеш? Уйлашып торалар болар. Ике крестьян, мулла дин башлыгы булгач, гадел бүләр, дип әйтәләр: — Әйдә, мулла абзый, булмаса, син бүл,— диләр. Ярар, мулла казны ала да әйтә: — Каз — казның ите аз, ул миңа булыр,— ди. Аннан ала тавыкны: — Тавык каз янына китә авып,— ди. Аннан үрдәкне ала да әйтә: — Үрдәкнең ите күбрәк, аны өчкә бүләргә кирәк,— ди. Үрдәкнең өчтән бер өлешен үзенә ала, калган ике өлешне тегеләргә бирә. *** Мулладан берәү: — Хәзрәт, исерткечне аз гына эчсәң, гөнаһысы юктыр бит, дөресме? — дип сораган. — Әйе, әйе, гөнаһысы юк, дөрес,— дигән мулла. Бу кеше артыннан ук икенче берәү килеп сораган: — Хәзрәт, исерткечне күпме генә эчсәң дә, барыбер гөнаһ бит, дөресме? — Әйе, әйе, барыбер гөнаһ, дөрес. Боларны остабикә ишетеп торган икән. — Икесенә дә «дөрес» дип җавап бирдең. Ничек инде бу? — дигән. — Остабикә! Синең сүзең дә бик дөрес!— дип әйтте ди мулла. *** Бай кеше Минзәлә ярминкәсенә кызыл мал белән килгән. Ул халык җыелып җиткәнче кибетен ачарга ашыга икән. Әмма ялчы кызыл малны берәр генә бүктәр күтәреп ташыганлыктан, йөк бик акрын бушатыла, ди. Байга бу бер дә ошамаган: — Кибетне тизрәк ачасы бар бит, нигә ашыкмыйсың, нигә берәр генә бүктәр күтәрәсең! — дип кычкырган. Ялчысы моңар каршы әйткән: — Мин бүген иртән бер генә йомырка ашадым бит, ертыгына күрә ямавы, сәдакасына күрә савабы,— дигән. Кичке аштан соң... Бер бай тамак ялына көнлекчеләр яллый. Көнгә бер генә ашатсам, арзангарак төшәрләр, дип уйлый да тегеләргә әйтә: — Егетләр, гел ашап кына торып булмый бит. Сез лутче иртәнге, төшке һәм кичке ашны берьюлы ашап куегыз. *** Генерал хәрби бүлекне карап йөргәндә, бер старшинаның кимчелекләрен күреп, тегене бик каты орыша башлаган. Старшина, бер җаен китереп, генералга акрын гына әйткән: Хезмәтчеләр алларына куйганны бик җитез ялтыраталар. Шуннан өлкәннәре: — Менә нәрсә, бай, кичке аштан соң ятып йоклыйлар бит. Булмаса без дә шулай итик инде,— ди. — Иптәш генерал, беләсезме нәрсә? Әгәр сезнең мине орышуыгызны солдатлар икенче тапкыр да ишетсәләр, «командирлар үзара тату яшәмиләр икән» дип, икебезнең дә авторитетны төшерүләре бар бит,— дигән. Генерал бик каты көлгән дә старшинаны гафу иткән. *** Бер бик ялкау кеше була. Бу шулкадәр ялкау була, караваттан торып өстәл янына килергә дә иренә. «Ашарга торганчы, мине тереләй күмүегез артык»,— ди бу. Ярар, туганнары шулай эшләргә булалар. Моны юалар, кәфенлиләр дә зиратка алып китәләр. Юлда җеназаны бер кеше туктата. — Бер дә үлек-мазар булганы ишетелмәгән иде. Кемне җеназалыйсыз болай? — ди. Моңа хәлне сөйләп бирәләр. — Туктагыз әле,— ди теге кеше. — Бәлки, сезнең ризыгыгыз начардыр,— ди. — Миндә бер капчык ак сохари бар, шуны биреп карыйк,— ди. Теге ялкау яткан җиреннән генә сорап куя: — Сохариең җебеткәнме соң?
Кызы анасына шыпырт кына әйтә икән. — Әни, сора әле, арпалары көйзәгәнме икән, миңа эше булмас иде,— ди икән. Бабай моны ишеткән дә: — Эһе? Шулаймыни әле? Алайса, көйзәгәнне эзләгез инде,— дип, өенә кергән дә киткән. *** Әшти белән Мәшти, мәшһүр ике ялкау, бер байга уракка ялланганнар. Ике ат җигеп, бер тай ияртеп басуга киткәннәр. Барып җиткәч, атларны тугарып, болынга арканлап куйганнар, үзләре аз-маз җир ургач та арба астына кереп, бик тәмләп йокыга киткәннәр. Бервакыт күзләрен ачып җибәрсәләр, кояш инде батарга якынлашкан. Атларны арканнан алып җигәләр дә өйгә кайтып китәләр. Тугарып япкач, ашарга керәләр. Бай шунда болардан сорый: — Күпме урдыгыз? — ди. Мәшти әйтә: — Ике зур ат, бер тай,— ди. Бай аңлашмыйча: — Зураты зурат, тае нәрсә тагын? — дип сорый. Мәшти әйтә: — Тае баласы, урырга иртәгә барасы,— ди. *** Бер хатын: — Чынаякларыбыз искереп бетте, яңаларын алып кайт! — дип, ирен йөдәтеп бетерде, ди. Ире, хатыны өйдә юк чагында, чынаякларны бик әйбәтләп көл белән ышкып юганнан соң, матурлап тезеп куйды, ди. Хатыны кайткач, чынаякларны күреп исе китте, ди. — Ай, рәхмәт төшкере, сүземне тыңлагансың бит, нинди матур чынаяклар алгансың! — дип әйтте, ди. *** Бик ялкау бер малай бар икән. Бервакыт ул әтисе белән базарга барырга чыккан. Юлда бер ат дагасы күргәннәр. Әтисе әйткән: — Бар, улым, ал әле шул даганы. Базарда сатып үзеңә чия алырмын,— дигән. Малае төшмәгәч, әтисе үзе төшеп алган. Базарга баргач, даганы сатканнар да шуңарга бер стакан чия алганнар. Бер стаканга йөз чия кергән. Кайткан чагында әтисе юри генә бер чияне җиргә төшергән. Малае җирдә чия күргәч, түзә алмаган, төшкән дә чияне алып менеп ашаган. Улы арбага менүгә, атасы тагын бер чия төшереп җибәргән. Малае бу чияне дә төшеп алган. Шул рәвешчә ялкау малай бер тапкыр төшәсе урынга, кайтканда йөз кабат төшәргә мәҗбүр булган. *** Шәһәрдә укучы егет җәй көне туган авылына ялга кайткан.Атасы моңарга әйткән: — Улым, безнең бригада бүген печәнгә төшә, тырма ал да минем белән болынга төшәрсең,— дигән. Егетнең бер дә эшлисе килми икән. — Өч елдан бирле шәһәрдә торып онытылып та беткән, нәрсә соң ул тырма? — дигән. Шулай дип узып барышлый, егет ялгыш тырманың тешенә баскан. Тырма «шап» иттереп егетнең маңгаена китереп бәргән. Егет, маңгаен угалап: — Кайсы юньсезе аяк астында калдырган бу тырманы! — дип кычкырган. *** Сөйләшмәвең алтын Сүзгә ифрат саран ике кеше җәяүләп баралар икән. Көн буе бергә барганнар болар, әмма берсе дә тел кыймылдатып бер авыз сүз дә әйтмәгән. Кичкә таба гына берсе: — Ниһаять, фәлән авылга җитәбез — манаралары күренә башлады,— дигән. Тегесенә бу бер дә ошамаган. Ул: — Илла да тел бистәсе булырсың икән. Күзем чыкмаган ич, үзем дә күрәм. Бер телеңә хуҗа була алмыйсың! — дигән. *** Тәкъдим Бер урта кул рәсемче иптәшенә: — Бүлмәмне зәңгәрсу төскә буятам да аннан соң үзем төрле-төрле чибәр рәсемнәр ясап чыгам. Искиткеч матур булачак!— дип мактанган. — Бүлмә стеналарыңа син башта чибәр рәсемнәреңне ясап чык, аннары буятырсың. Шулай итсәң, тагын да матуррак булыр,—дигән аңар иптәше. *** Врач бик күп сөйләшүче бер авыруга телен чыгарырга кугакай да үзе рецептлар яза башлаган. Теге кеше: —Доктор, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз,— дигән. Врач: — Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк,— дигән. Эч авыртканга күз даруы Бер кеше врачка килеп: — Эчем авырта, берәр дару бирсәнә,— диде. — Нәрсә ашаган идең? — Күгәргән икмәк ашаган идем. Врач бу кешенең күзенә дару сала башлады. Теге кеше әйтте: — Минем күзем авыртмый бит,— диде. Врач әйтте: —Күзең сәламәт булып дөрес күрсә, күгәргән икмәк ашамас идең,— диде.
*** Табиб, зират турысыннан үткәндә, башыннан ук бөркәнеп, кача-кача уза икән. — Ник алай итәсең? — диделәр. — Мәетләрдән оялам,— диде. — Ник ояласың? — Бу мәетләрнең күбесе миндә дәваланганнар иде,— диде. *** Бер хатын күрше карчык янына кергән дә: — Төшемдә яшь бозау күргән идем, ни булыр икән? — дип сораган. — Үскәч, сыер булыр,— дигән карчык. *** Көннәрдән беркөнне бер агай базарда сату өчен коры имән казыгы төяп барган. Базарда моның янына бер рус кешесе килә дә сайлый башлый. Шуннан, мин сайлаганны хуҗа карап торды, ничә казык алганымны санагандыр инде, дип уйлап: — Сколько штук считал? — дип сорый. Теге абзый, ачуланып: — Нинди чи тал булсын ди, коры имән казыгы бит,— ди. Ходай кундырсын Татарның чуваш дусты бар икән, шул базарга барышлый, монда кунып» сыйланып чыккан. Иртә белән ашап-эчеп китәргә җыенганда моңа бик рәхмәт әйтәсе килә икән дә, ничек дип әйтсә дә аз булыр шикелле тоелган. Уйлаган-уйлаган да: — Мине кундырып чыгарган өчен сезгә инде Ходай үзе кундырсын,—дигән. *** Бер ир белән хатын бер рус авылына барганнар да танышларына кергәннәр. Хуҗа хатын кунакларны бик яхшы каршы алган. Өстәл өстенә төрле ашамлыклар куеп, бо ларны ашарга чакырган. Бу ирнең хатыны русча белмәгән, тик утыра, ди, ашамыйча. Шуннан хуҗа хатын әйтә: — Ешьте, ешьте, зачем она не кушает?*— ди. Шуннан татар хатыны иренә әйтә: — Ешыныбрак утыр, әнә басып торган кызына урын кирәк дип әйтә,— ди. Шуннан рус хатыны кәбестә салган тәлинкә китергән дә: — Кушай, кушай, не стесняйся,* — ди икән. Бу хатын янә иренә әйтә икән: -— Кувшин алып килмәгәнсез, кувшин алып килсәгез, кәбестә бирер идем дип әйтә,— дигән. *** Элегрәк магазиннан жикет* табуы кыен булган. Бер әби җитеп килгән кызы белән генә тора икән. Аның иптәш кызлары кайдандыр жикет сатып алганнар. Әбинең кызы да жикет сорый башлаган, ди: «Әни, әни, жикет кирәк, жикет»,— дип әйтә, ди. Бу әби аптырауга калган. Уйлаган-уйлаган да, күршесенә кергән. — И Шәмсекамал җаным, нихәл итим икән, кызым җегет сорый,— дигән. *** Татар кешесенең бик якын бер чуваш дусты булган, ди. Ул аларга бик еш кунакка бара икән. Беркөнне дусты килгәч, чуваш дусты үзенең хатынына бик тәмле итеп сөткә генә ботка пешерергә кушкан. Татар ботканы бик яратып ашаган. — Бик рәхмәт инде, тансыкка бик тәмле булды,— дигән. Чувашның Тансык исемле буйга җиткән кызы бар икән. Аның бик ачуы килгән: — Тансыкка гына түгел, татарга да бик ошап куйды әле ботка,— дигән. *** Бер карт белән карчык шәһәргә килгәннәр. Кайсы гына ашханәгә керсәләр дә, карчык аш-судан гаеп таба икән. Йә токмачлары куерган, йә чәйләре сыек, йә бәрәңгесе пешеп җитмәгән. Беркөнне төшке аш вакытында карчык кашыгын шулпага тыгуы булган, аннан лавр яфрагы килеп чыккан. Карчык официант кызны чакырып китергән дә: — Бу нәрсә инде? Ашка ничек мунча яфрагы эләккән? — дигән. — Мунча яфрагы түгел ул, лавровый лист! — дигән официант. Карчык аның сүзләрен аңламый калган һәм картыннан: — Нәрсә дип әйтте ул миңа? — дип сораган. Карт, ачуланып: — Нәрсә әйтсен, лыгырдамый эч, диде,— дигән. *** Элекке заманда русча такы-токы гына белгән бер егетне армиягә алганнар. Ул казармада йоклап ятканда, дежурный кереп кисәк кенә: — Подъем!*— дип кычкырган. Егет сыңар күзен генә ачып: — Куда пойдем?*— дип сораган. Дежурный, бик нык ачуы килеп: — Вставай, вставай*,— дип җикеренергә тотынган. — Ә, столовой, дисең икән!— дип, тиз генә торып киенә башлаган. *** Бервакыт бер егет армиядән кайта. Үзе гел русча гына сөйләшкән итенә. Беркөнне күрше егете белән мунча керергә бара. Беренче булып ләүкәгә солдат менә, егеткә эссе салырга куша. Егет бер савыт эссе сала, икенчене сала. Солдат: «Довольно!» — ди. Егет, аңламаганга салынып, тагын эссене тондыра. Солдат, кызуга чыдый алмыйча: «Җитте дип әйтәм бит!» — дип, ачуланып, ләүкәдән сикереп төшә. Фельдфебельне лапас астына... Солдат белән фельдфебель бер авылдан узып баралар икән. Кунарга кирәк булган да бер өйнең ишеген какканнар. — Кем ул? — дип сорагач, солдат: — Әби, кунып чыгарга кертче! Без фельдфебель белән икәү,— дигән. Әби эчке яктан әйткән: — Ярар, фитфебелеңне лапас астына бәйләп куй да керерсең, хәзер ишекне ачармын,— дигән. *** Берәү рус авылында танышларына кергән, ди. Танышы якты йөз белән каршы алган. Табын хәзерләгән. Табынга утыргач, хуҗа: — Ешь, ешь, Абдулла,— ди икән. — Мин әле дә еш киләм инде, үзең бер дә бармыйсың,— дип сөйләнә икән кунак. *** Берәү бер китапта күрде: «Ахмак кешенең башы кечкенә вә сакалы зур булыр»,— димеш. Тизрәк көзгегә барып карады, күрде: үзенең байлы кечкенә, сакалы зур. Уйлап торды да: «Тукта, бантны зурайтыр хәл юк, әмма сакалны кечерәйтергә мөмкин»,— дип, сакалын учлап тотты һәм учыннан артканына ут төртте. Сакалы яна башлады, кулы пеште. Абау, дип, кулын тартып алды. Сакалы янып бетте. «Бу хәл ахмаклыгымнан икән»,— дип, китеп урынына утырды. *** Ике ахмак юлга чыктылар, сөйләшеп баралар. Берсе әйтте: —Мин Алладан сорыйм, миңа күп куйлар бирсә иде, ите, йоны белән файдаланыр идем,— диде. Икенчесе әйтте: — Мин Алладан сорыйм, синең куй ларыңны бүре килеп ашаса иде,— диде. Болар бик кычкырышып киттеләр... Бара торгач, күрделәр: бер карт бер ишәккә ике кисмәк бал төяп килә. Болар бардылар, ул картка хәлләрен сөйләделәр. Ул карт: «Тукта, мин сезнең сүзегезгә җавап бирим»,— дип, ишәген туктатты. Тезгенен кулыннан ычкындырды, ишәге, җиргә иелеп, үлән ашарга тотынды. Өстеннән бал кисмәкләре җиргә төште, баллары түгелде. Карт әйтте: — Мәгънәсез сүзегез өчен мине туктаттыгыз, ахмак икәнсез. Сезгә ияргән мин дә ахмак булдым,— диде. *** Гали белән Вәли күрше авылга тегермәнгә киткәннәр. Барган көнне үк тартырга мөмкинлек булмау сәбәпле, атларын сарайга ябып йокларга ятканнар. Йорт хуҗасы, Галине кызык итим әле дип, аның сакалын да, мыегын да кырып ташлаган. Кинәт кенә уяткан да: — Гали абзый, атың чыгып качкан! — дигән. Гали сикереп торган да, аны-моны абайламыйча, урамга чыгып йөгергән. Йөгерә торгач, битендәге тирләрен сөртим дисә, сакал-мыек юк! Йөгереп кайткан да йорт хуҗасына кычкырган: — Әй син, юньсез, мине уятам дип Вәлине уяткансың бит! — дигән. *** Бер кеше базардан яңа итек алып кайтып килгәндә, ял итәргә туктап, юл буенда йоклап киткән, имеш. Соңра икенче берәү килеп моның итекләрен салдырып алып киткән. Өченче кеше ат белән килә икән. — Әй, аякларыңны юлдан ал, арба баса,— дип кычкырган ул. Әлеге кеше: — Юк, бу минем аякларым түгел, минекеләр итекле иде,— дигән. Сәүдәгәр — Алып калыгыз, мондый сөтле хайванны таба алмассыз. Сатмас идем, кәҗәләрне сөзә,— дип кычкырып, Галләм абзый базарда сыерын сата икән. Бер кеше шунда әйтеп салган: — Алай булгач, абзый, син, сыерыңны калдырып, нигә кәҗәләреңне сатмыйсың? — дигән. — Әй ахмак,— дигән Галләм абзый,— кәҗәләрне саткач, оныкларга сөтне кайдан алмак кирәк. *** Элегрәк вакытта булган бу хәл. Бер агайның шәһәргә беренче тапкыр килүе икән. Кибеттә колбаса күргән дә сатучыдан: «Нәрсә бу?» — дип сораган ул. — Колбаса,— дигән сатучы. — Ни эшлиләр аның белән? — Ашыйлар. — Ни белән, ничек? Сатучы җайлап кына сөйли башлый. Ләкин шунда ук: «Хәтерем начар, язып кына бирсәгезче»,— дип бүлдерә аны агай. Сатучы ялкаулардан булмаган, күрәсең, язып биргән. Агай, колбасага акча түләп, кибеттән чыккан. Шулчак каяндыр бер эт килеп чыккан да тегенең колбасасын эләктереп тә качкан. — Кач әйдә, җүләр эт, ашап рәхәтләнермен ди торгансыңдыр, барыбер ни эшләргә белми аптырап бетәрсең, сатучы язган кәгазь минем кесәдә калды лабаса,— дип шатланган агай. *** Бервакыт Мокыт агай асрарга ике кәҗә бәтие алган да көтүгә бирмәкче булган. Җәмилә түти әйткән: — И, кәҗә бәтиләре ындыр-бакча тирәсендә йөреп тә үсәләр алар. Башлары исән булса ярар,— ди икән. Беркөнне бәтиләр кайтмый. Мокыт эзләп чыкса, бәтиләре ерымга төшеп, бүре ашап киткән булган. Мокыт аларның башлары белән аякларын күтәреп алып кайткан да: — Менә, хатын, башлары калса ярар дигән идең, башлары гына түгел, аяклары да исән: менә сиңа ике бәти, ике баш та сигез тәпи,— дип башларын да, аякларын да Җәмилә түти алдына китереп салган, ди. *** Борын заманда бер кеше атын ашамыйча гына торырга өйрәтә башлаган. Менә биш көн ач торган ат, җиде көн, сигез көн, әмма ун көн дигәндә, түзмәгән, үлеп киткән. Шуннан соң хуҗа бик кайгырды, ди: — Атым ашамыйча торырга өйрәнеп җиткәч кенә үлеп китте ләбаса! — дип әйтте, ди. Тегермәнче ни караган Мәнди анасы* яңа оннан ипи пешергән. Кайнар килеш табынга китереп уртага сындырып җибәрсә, ни күзе белән күрсен, эченнән чабата килеп чыккан. Моңар хәтта улы Мәнди дә гаҗәпкә калган. Аннан соң гына исенә килеп әйткән: — Әһә, белдем, онны иләмичә салгансың икән,— дигән. — Иләдем, иләдем, иләп салдым. Мәнди чабатаны әйләндереп караган, ләкин иләнүенә ышанмаган: — Булмас, шушы хәтле чабата ничек итеп иләктән үтсен ди? Шунда Мәнди анасы Гөләп җиңги улына аңлатып әйткән ди: — Син, улым, чабатаның иләктән үтүенә исең китмәсен, иләктән үтәр ул, менә син аны ничек тегермәннән үткән диген, шунысын әйт, тегермәнче нәрсә караган? Мәнди яңадан чабатаны кулына алып әйләндереп караган. Аннан: — Шулай шул, тегермәнче нәрсә караган, күзе чыккан,— дип, икесе дә тегермәнчене гаепләгәннәр.
*** Бер агай улларына тегермәндәге онны алып кайтырга куша. Егетләр кайтышлый бик ачыгалар. Атларының да эчәселәре килеп, бәке янына туктыйлар. Егетләрнең моңарчы бәке күргәннәре юк икән. — Бу нәкъ казан шикелле икән, суы-ние салынган, әйдә боламык болгатабыз,— диләр. Онны нихәтле салсалар да һаман да сыек булгач, куертабыз дип, өч капчык онның өчесен дә салып бетерәләр. Зурысы: — Нишләп кайнамый соң бу? — дип, карар өчен бәкегә төшеп китә. Икенчесе: — Тукта, үзе генә ашамасын әле, мин дә төшәм,— ди. Өченче егет: — Нишләп мин генә калыйм? — ди. Ул да төшеп югала. *** Бервакыт берничә кеше сәяхәткә чыгалар. Озатучылары да була. Юлларында елга очрый. Болар киңәшләшә башлыйлар. Озатучы: — Сал ясап кичегез,— ди. Болар күнәләр бу киңәшкә. Ләкин салның елга уртасына җиткәч каплануы бар бит. Болар андый күңелсезлек булмасын өчен аякларын бүрәнәгә бәйләп куялар. Елга уртасында сал каплана, тегеләр аякларын өскә сузган килеш агып китәләр. Озатучылары: — Бәрәч, елга уртасына да җитмәделәр, чабаталарын киптерә дә башладылар,— дип аптырый икән. Белен ашаганда сакалы селкенә иде Берничә кеше кырда бүре оясы табалар да, берәүне биленнән бәйләп, ояга төшерәләр. Бүре кешенең башын өзеп алып кала. Кешене тартып чыгаргач, төшерүчеләр аптырашка калалар: —Моның әүвәле башы бар идеме соң? — диләр. Кайсылары әйтә: — Аның әүвәле үк башы юк иде. Арадан берсе: — Әүвәле башы булгандыр, белен ашаганда сакалы селкенә иде,— дигән. *** Бер карт клубта ут сүнгәч, караңгыда галошын югалта. Кайтып китә бу шулай. Бераз баргач, урам баганасында ут кабына, карт шул багана төбеннән галошын эзли башлый. Узып баручы: «Нәрсә эзлисең?» — дигәч, «Галошым югалды, шуны эзлим»,— ди. «Соң кайда җуйган идең?» — дигәнгә каршы: — Клубта,— дип җавап кайтара. — Алай булгач, ник клубта эзләмәдең соң? — Анда ут юк иде бит, монда ут бар, якты,— ди карт. *** Агай улын сукага җибәргәндә әйткән: — Улым, кич кайтканда сука тимереңне яшереп кайт, урлап китмәсеннәр,— дигән. Улы кайтканда әтисе берничә кеше белән урамда сөйләшеп утыра икән. Улы: — Әти, сука тимерен фәлән усак төбенә яшердем,— дип кычкырган. Әтисе моны яшергән урынны кешеләр арасында кычкырып әйткәне өчен нык кына шелтәләгән. Икенче көнне егет сукага барса, карый, сука тимерен урлаганнар. Тиз генә атына атланып өйләренә чапкан. Атасы печәнлектә йоклап ята икән. Улы атасының колагына иелеп акрын гына: — Әти, сука тимерен урлаганнар,— дип пышылдаган. *** Яңгырның файдасы Берәү, каты яңгырдан соң тайгак юлда егылып, киемен пычраткан һәм гөрләвек суында юа башлаган. Үзе: — Ярый әле яңгыр яуган көнне егылдым. Югыйсә бу пычракны юар өчен кайдан су табар идем,— дип юана икән. Атка менсәң, ат югала Мокыт агайга елкы көтәргә биргәннәр. Барысы егерме ат икән. Үзе бер ала атка атланган, имеш, атларын санап карый — унтугыз гына чыга. Бик аптырый, эзли, арлы-бирле чаба, юк. Атыннан төшә, яңадан санап карый — егерме чыга. «Күрәсең, атларым төгәл»,— дип тынычлап яңадан атлана, саный — тагы унтугыз. Яңадан төшә — егерме. Шуннан Мокыт җәяү йөреп көтә башлаган. Берәү, моны күреп: — Болай атлар артыннан җәяү сөйрәлеп йөргәнче, ник берсенә атланып кына көтмисең? — дигәнгә Мокыт: — Атка менеп атларымны югалтканчы, җәяү йөреп атларым төгәл булсын,— дип җавап биргән, имеш:. *** Тугыз агай эш эзләп юлга чыгып киткәннәр. Җәйге җылы көн, яңгыр явып киткәннән соң, томан төшкән икән. Уйсу җиргә килеп җитсәләр, анда чәчәк аткан карабодай су кебек дулкынланып утыра, ди. — Агыйдел бит бу! — диешкәннәр. Киемнәрен чишенеп аркаларына асканнар да әйдә теге якка таба йөзәргә. Көч-хәл белән аргы якка чыгып җиткәннән соң киемнәрен киптерергә элгәннәр дә: — Агыйделдән барыбыз да исән-сау чыктымы икән? — дип, иптәшләрен саный башлаганнар. Берсе саный — сигезгә чыга, икенчесе саный — тагын шул ук сигез. Инде нишләргә? Араларында бер башлыраклары бар икән, шул әйткән: — Без чабаталарны санап карыйк әле,— дигән. —Чабаталарын салып тезеп куйганнар да санап караганнар икән, нәкъ тугыз пар чабата чыккан. — Барыбыз да исән-сау икәнбез ләбаса,— дип сөенешеп, юлларын дәвам иттергәннәр, ди. *** Ике кеше атлар җигеп каядыр сәфәр чыкканнар. Авылдан чыгып күп тә бармаганнар, арбада яткан килеш йоклап киткәннәр. Боларның атлары кире авылга борылган. Авылга кергәч, юлчылар да уянып киткәннәр. Берсе, үз йорты турысына җиткәч: — Кара, бу авылда нәкъ минеке кебек йорт бар икән ләбаса,— дигән. Икенчесе суга барган хатынын күргән дә: — Карале, нәкъ минем хатын төсле! — дип кычкырып җибәргән, ди. Каян белим Бер юлчы, тәрәзә шакып, хуҗадан: «Бу кайсы авыл?» — дип сораган. — Син урамда торып та бу нинди авыл икәнен белмисең, ә мин мич башында ятып каян белим,— дип җавап биргән хуҗа. *** Беркөнне берәүнең кечкенә малае тавык йомыркасы табып китергән. Болар бик ярлы торалар икән. Атасы әйткән малайга: — Улым, бу йомырка безгә зур байлыклар китерә апа бит,— дигән. — Ничек ул алай? — дип сораган малай. — Менә ничек: без бу йомырканы күрше әбинең тавыгы астына салып чебеш чыгарырбыз. Чебеш үсеп җитәр дә киләсе елга шундый ук матур-матур йомыркалар салыр. Ул йомыркаларны сатарбыз да сарык бәрәне алырбыз, бер-ике елдан сарыкларыбыз да күбәер. Өч-дүртен сатып, кырыкмыш тай* алырбыз. Ул ике елдан сабанга җигәрлек ат булыр, өченче елында сиңа бик матур бер колынчык китерер. Атасы, шулай дигәч, малае, шатланып: — Ул матур колынчыкка атланып мин чабып китәрмен, иеме?! — дигән. Атасы ачуланып: — Атланма, билен сындырырсың! — дип, өстәлгә суккан икән, кулындагы йомыркасы ватылып әллә канларга чәчрәгән. Малай, куркып: — Колынчыкны харап иттең бит, әти,— дип кычкырып елап җибәргән. Үлсә, үзе хәбәр итәр иде Берәүгә бер дустының үлгәнен хәбәр иткәч, ул: — Юк, бу ялгандыр, чөнки мин аңардан һәр атнада хат алып торам, андый бер эш булса, миңа язган булыр иде,— дигән. *** Әби белән бабай үзләре кунакка киткәндә кызларына: —Кызым! Баздагы бал белән майларга тимә, аларны хәзер ангарга ярамый! Менә тиздән озын-озын рамазаннар килеп җитәр, без аны шуңа дип әзерләдек,— дигәннәр. Чит авылдан күршеләренә кунак булып килгән бер егет бу сүзләрне ишетеп калган. Шул егет кич, ут алгач, бер-ике иптәш алып килгән дә ишек шакыган. — Ач, сеңлем, бу без, озын-озын Рамазаннар! — дигән. Кыз ачып керткән. Рамазаннарга тәпәне белән майны һәм балны кертеп утырткан. Рамазаннар, кызны шаяртып, рәхмәт әйтә-әйтә сыйланганнар. Кызга Рамазаннар ошаган, ә Рамазаннарга кыз бик ошаган. Шулай итеп, алар кисмәктәге бал белән май беткәнче кич саен килеп йөргәннәр. Әби белән бабай кайтып төшүгә: — Йортта ул-бу юкмы?— дип сораганнар. — Юк. Озын-озын Рамазаннар гына килеп кунак булып киттеләр,—дигән кыз. *** Врач авыруны карый да: — Сезгә баш белән бәйләнешле хезмәтне ташларга туры киләчәк,—ди. — Мөмкин түгел, иптәш врач! — дип кычкырып җибәрә авыру. — Нәрсә, әллә сез галимме яисә язучымы? —дип сорый врач. — Юк, мин парикмахер! — дип җавап биргән, ди, авыру. *** Беркөнне зур гына автохуҗалыкта шоферлар җыелышып юл кагыйдәләрен бозу турында сөйләшеп утыралар икән. Шул вакыт араларыннан Исмәгыйль исемле иң өлкән шофер: — Менә мин 35 ел шофер булып эшлим, бер генә тавык та таптатканым юк,—дигәч, шунда утыручы Салих исемле шофер: — Ә узган ел «Яңа юл» колхозында таптаткан бозау нәрсә соң? — дип әйтеп куйган. — Һе, бозау ич ул, тавык түгел,—дип җавап биргән тегесе. *** Бер карчыкның улы читтә йөргән дә ак костюм киеп ялга кайткан. Әнисе моңа бик борчылган: — Әй, улым өстенә дә алып кия алмаган икән, ичмасам, эчке киемнәрдән кайткан,— дип уйлаган. Карчык иртә торган да костюмны манып та куйган. Улы торгач: — Әни, минем костюм кайда? — дип сораган. — Улым, мин аларны манып куйдым, халык арасында эчке күлмәк-ыштан белән йөрү яхшы түгел бит,— дип җавап биргән карчык. *** Ике белеш очрашалар. — Саулык-сәламәтлекме? Ничек гомер итәсең? — Әй, әле син белми дә торгансың — минем ике балам бар бит инде. Олысы биштә, кечесе дүрттә. Әшнәсе әйтә, имеш: — Әй-йәй-йәй! Вакыт ничек тиз уза. Мин әле исәпләп йөридер идем, син өйләнгәнгә бары алты ел гына булырга тиеп: дип, ә чынлап карасаң тугыз ел, имеш. *** Бер хатын ир бала тапкан. Күршесендәге бер карчык аның хәлен белергә кергән һәм: — Кызым, балаңа нинди исем куштырдыгыз? — дип сораган. Теге хатын: — Сәйфулла дип куштык, Гайниҗамал абыстай,— дигән. Бу карчыкның да карты Сәйфулла исемле икән. Карчык ашыга-ашыга карты янына кайткан да, бик гаҗәпләнеп: — Карт, безнең күршеләр яшь кенә' балага да Сәйфулла дип исем кушканнар,— дигән. *** Авыл кешесе хатынына оек алу өчен магазинга кергән. Бер офицер хатынына кара үкчәле оек алып тора икән. Бу агай кибетчедән аңа да шундый оек бирүен үтенгән. Кибетче: — Сезгә ярармы икән? Бу бит кара үкчәле капрон оек,— дигән. Авыл кешесе: — Әйдә, ярар әле, киез итек эченнән кияргә генә бит ул,— дип җавап биргән. *** Ике кеше сөйләшә-сөйләшә балык тотып утыралар икән. — Малай, була бит шундый этләр, хәтта хуҗасыннан да акыллырак була. — Кит инде, җүләр сүз сөйләмә. Эт кешедән акыллырак булмас. — Соң, минем үземнең эт бар иде. — Ә-ә, алай булса ышанам. *** Хөрмәт дигән бер кеше бар икән. Карсак буйлы булып, титаклап йөргән өчен, аны «үрдәк» дип йөртәләр икән. Хөрмәт моңа бик гарьләнә, ничек тә бу кушаматны әйттермәскә, хәтта бу хакта ишарә дә ясатмаска дип, эченнән генә бик кискен карар биреп куйган. Беркөнне ул дус-ишләре белән бер мәҗлестә утыра. Менә бервакыт һава турында сүз чыга. Шунда яңа гына танышкан бер кеше дә сүзгә катышкан: — Бүген көн болытлы, явар, ахры,— дигән. Шулай диюе булган, Хөрмәт урыныннан сикереп торган да каршысына килеп баскан: —Иң элек мине «үрдәк» дигән кешегә мин менә шулай дип җавап бирәм,— дип, тегенең яңагына салып та җибәргән. Иштәшләре, сикерешеп торып, аны тотып алганнар: — Ник син аңа сәбәпсез сугасың? Ул бит сиңа «үрдәк» дип әйтмәде, яңгыр явар дип кенә әйтте,— дигәннәр. Шунда Хөрмәт әйткән: — Шул яңгыр дип әйткәч булды инде, сезгә тагын нәрсә кирәк? Яңгыр яуса, су ага, су аккач, күл була, күл булгач, үрдәк була, шул миңа «үрдәк» дип әйтүе булмыймыни? — дип, үзен хаклыга чыгарган, имеш. *** Укый белми торган бер агай вокзалда газета сатып алып шуны тотып утыра икән. Кире башы белән тотканлыктан, газетага төшерелгән паровоз тәгәрмәчләре белән өске якка карап тора икән, ди. Икенче бер агай килә дә: — Нихәл, кордаш, гәзиттә ниләр язалар? Дөньяда ниләр бар? — дигән була. Ә тегесе бик белдекле кыяфәт белән: — Менә тагын крушение булган, күрәсең бит паровозның асты өскә килгән,— дип җавап биргән. Тышы ялтырый, эче калтырый Бер ярлы егет бар икән. Ярлы булса да, көязләнергә, шуның өстенә күпертеп җибәрергә бик ярата икән. Беркөнне кибет алдына барып утырган да, мыекларын сыпыра-сыпыра, мактанырга тотынган: — Бүген кабартма пешереп җибәрдек әле. Сыксаң, бер-берсеннән чирек май чыгар, мыеклар майланып бетте,— ди икән. Әйтеп кенә бетергән, капкаларыннан атылып-сугылып энесе килеп чыккан да, тамагын ертып: — Абый, мыек майлый торган канатыңны песи ашады, кайт тизрәк! — дип кычкырган. *** Шәһәрдән кайткан берәүнең үзенә бик игътибар иттерәсе килә икән. Ләкин аны мактаучы, киеменә исе китүче булмаган. Бу песигә карап сөйли бантлаган: — Әгәр син, сикереп төшеп, минем ике йөз сумлык костюмымны ертсаң, тәпиләрең белән ефәк күлмәгемне пычратсаң, мине иелдереп башымдагы 20 сумлык эшләпәмне төшертсәң, хром итегем белән бер генә тибәрмен дә, биш минут эчендә юк булырсың,— дип, сәгатенә карап куйган, ди. *** Булган, ди, ике алдакчы. Болар алдашуда берсеннән-берсе уздырырга тырышканнар. Берсе болай дип сөйләп киткән: — Бервакытны шулай, Кама Иделеннән төшеп килә идек, пароходның ягарына бетте. Инде нишләргә? Пароходларыбыз белән Чистайга мендек тә, олы юлдан Әлмәткә барып, пароходка нефть төяп чыктык. Аннары яңадан Камага төшеп әйбәт кенә Әстерханга барып җиттек шулай. Тегесе моның ялганын бик рәхәтләнеп җүпләп торган. — Булыр, дөнья булгач төрле хәлләр була ул,— дигән.— Менә безнең дә бер үрдәгебез шулай, комсызланып, күрше Галиәхмәтнең сыерын йотты да, эче авыртуга чыдый алмыйча, ике метрга сикерде,—дигән. Беренчесенең моңа ышанасы килмәгән: — Ай-ай, сиптерәсең борчакны! — дигән.— Булмас, сыер йоткан үрдәк бик авырайгандыр. Ничек ул ике метрга сикерә алсын,— дигән. Икенчесе моңа чын-чыннан үпкәли язган: — Мин пароходның ягулыксыз-нисез Чистай белән Әлмәт арасын коры җирдән баруына да ышандым, ә син ике метр сикергәнгә дә ышанмыйсың,— дигән. *** Берәү үзенең җен күрүен сөйли икән. — Шулай урман буйлап ялгыз гына барам. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Кинәт артка борылган идем, коточкыч бер җен тора. Тыңлаучылардан берсе: — Тукта әле, Касыйм абый, күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда син аны ничек күрдең соң? — дигән. Касыйм бер дә аптырап тормаган: — Ь.и, ник күрмәскә, ай яктысы яп-якты бит,— дигән. *** Ялган сөйләргә бик ярата торган берәүне хатыны ачуланган. Ире: — Чамасын белмәгәч, нишлим соң? — дигән. Хатыны моңа әйткән: — Син сөйләгәндә миңа карап ал, артып китә башласа, мин ишарә ясармын,— дигән. Бервакыт кунак мәҗлесендә ире тагын мактана башлаган: — Безнең әтинең кунаклар килгәч куя торган өстәленең буе йөз терсәк була торган иде,— дип. Хатыны моңа күз кыскач, теге кеше: — Киңлеге бер терсәк,— дип төзәткән. Кунаклар: — Андый тар өстәлдә бик җайсыз булгандыр,— дип көлеш- кәннәр. Теге кеше аптырап торган-торган да: — Анысын инде әнә хатыннан сорагыз,— дигән. *** Бер авылда яшәгән, ди, ике ялганчы. Боларның ялганына бер дә чама юк, ди. Бер дә беркөнне бу ике ялганчы кибет алдына чыгып утырганнар да сөйләшәләр, ди. Берсе әйтә: — Карале, Әхмәтҗан, быел яз иртә килде, игеннәр ничек булыр икән? — ди. Икенчесе әйтә: — Ә син каян беләсең язның иртә килгәнен, Гариф дус? — ди. Гарифы әйтә: — Карлар эреп беткән, ә күрәсеңме мәчет манарасының аена бер черки барып кунган,— ди. Әхмәтҗаны мәчет аена озак кына карап торган да: — Чыннан да шулай,— ди.— Җитмәсә, черкие дә карт черки икән, ди,— бер күзе сукыр,— ди.— Игеннәр быел шәп булыр,— ди. ***
|