Главная | Регистрация | Вход
Автономия Татар Кирова
Меню сайта
Форма входа
Категории раздела
Информационные статьи [11]
Образовательные статьи [0]
Азы изучения татарского языка [13]
История [1]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 574
Друзья сайта
  • ДЕТИ СОЛНЦА. Фестивальное движение.
  • Проект "Танцевальный клондайк"
  • Официальный сайт Сергея Пичуричкина
  • Центр изучения культуры и языка AYMARA.su
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Главная » Статьи » Информационные статьи

    стихи
    Өч улым, бер киявем фронтларда көрәшә.
    Аларның хәбәрләрен хатлар язып белешәм.
     Бер улым бик еракта- Монголия чигендә.
     Икенчесе улым минем – Пруссия җирендә...
     Өченче улымның мин Кайдалыгын белмимен.
     Өч ел булды инде аңа, Хат-хәбәре килмидер….
     Сау булл, улым,йөргән юлларыңда
    Таң яктысын, кояш балкысын.
    Һәр урында мактау каршыласын,
    Хөрмәт күмсен Совет сакчысын
    Хатлар җибәр улым, зарыктырма,
    Саләм җибәр, безне онытма.
    Сизгер сакла, илнең якты күген
    Капламасын кара болыт та.
    Алар югалсалар да Калкып чыгарлар әле.
     Дошманнарны себереп түккәч
    Балкып чыгарлар әле.
     
     Көтмә инде, көтмә
    Ана үрдәк бәбкәләре белән,
     Ә син ялгыз үзең барасың
    Син, көнләшеп аның бәхетеннән,
    Моңсу гына озатып каласың.
    Кая ките синең балаларың?
    Арыслан күк батыр улларың
    Өмет белән һаман күзәтәсең,
    Кайтырлар дип, киткән юлларын.
    Былтыр койган алма какларын син,
    Чикләвекләр җыеп киптереп,
    Аларга!- дип,һаман саклыйсыңмы,
    Сагыш белән көтеп тилмереп?
    Төшләреңдә һаман алар белән,
    Көндезләрен укып хатларын,
     Төткәлшнгән кәгазь битләренең
    Һәрбер сүзен инде ятладың
    Язлар киләр, чәчәк исен бөркеп,
     Сыерчыклар кире кайтырлар.
    Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге
    Бөртуктаусыз янган кайгылар.
    Бал кортлары очар кубәләкләр
    Берсен-берсе куышып уйнарлар.
    Чәчәкләргә күмеп тотсалар да,
    Куандырмас сине тугайлар.
    Жир тетрәткән давыл уты, бәлки,
    Карлар белән эреп югалыр.
    Дөнья тынып калыр.
    Йөрәкләрдә Кавышу хисе кабат кузгалыр.
     Өчесенең берсе кайтмасмы дип,
    Син көтәрсең һаман аларны.
    Ишек каккан саен кочакларга
    Хәзерләнеп сөйгән балаңны.
     Көтмә инде, көтмә, изге карчык,
     Җир куенында ята улларың,
    Чәчәкләргә биреп. илгә булган
     Мәхәббәтле керсез уйларын.
    Категория: Информационные статьи | Добавил: nailia (08.05.2013)
    Просмотров: 3205 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *: