Упражнения.
Прочитать правильно.
Бу апа- это тетя,
бу минем әнием- это моя мама,
бу синең әтиең – это твой папа,
бу аның әбие- это его(ее) бабушка,
бу тозлы су – это соленая вода,
бу ак болыт- это белое облако,
Бу безнең Мостафа- это наш Мостафа,
бу кара төн- это темная ночь,
Бу солы боткасы- это овсяная каша,
бу тәмле сөт- это вкусное молоко,
бу кадерле укытучы – это уважаемый(ая) учитель,
бу сезнең урам- это ваша улица,
бу кыйммәтле бүләк- это дорогой подарок,
бу тирән су- это глубокая реко(озеро) – в словосочетаниях переводится компонентом водо-;
бу тыйнак Булат- это скромный Булат,
бу аларның киеме- это их одежда,
бу әнинең күзе- это глаз мамы,
бу абыйның башы – это голова брата,
бу безнең Ватан- это наша Родина,
у аның хатыны- это его жена,
бу Галиянең колагы- это уши Галии,
Бу Гата хаты- это письмо Гата.
Для выработки правильного произношения татарских звуков давайте потренируемся на следующих скороговорках, поговорках и загадках. Пусть вас не смущает, что пока непонятны их содержания.
Бу бармак – бабай
Бу бармак - әби,
бу бармак- әти,
бу бармак- әни,
бу бармак –чәнчи,
Аның исеме бәби.
Бабай әйтә: ботка пешерик, - ди;
Әби әйтә: ярма юк,- ди;
Әти әйтә: күршедән алыйк, - ди;
Әни әйтә: ничек бирербез, -ди;
Бәби әйтә: мин кечкенә, ашармын да качармын,- ди
Бер төп борчак, унике кузак,
Шулар эчендә өч йөз алтмыш биш борчак.
( ел, айлар, тәүләкләр)
Бер картның унике улы бар:
Өчесе төсле күлмәк кия,
Өчесе сары бишмәк кия,
Өчасе ак тун кия,
Өчесе яшел күлмәк кия.
( елның дүрт фасылы)
Ак кар.
Кызыл төлке-
яшел күзле,
Зәңгәр эзле.
Карга әйтә: кар-р-р, кар-р-р,
Мичтә бәлеш бар, бар,
Берсен генә алыр идем,
Өйдә хуҗа, бар, бар.
Кояш, чык!
Аяз, ач!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз, җылыткач.
Әлчи, бәлчи,
Әни күлмәк үлчи,
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
- Песи, кая барасың?
- Әбиләргә барамын.
- Анда сиңа ни тия?
- Ике калак май тия.
- Аны кая куярсың?
- Мич астына куярмын.
- Пычранса, нишләрсең?
- Суга төшеп юармын.
- Төшеп китсәң, нишләрсең?
- Талга ябышып чыгармын.
Почитайте диалог:
- Исәнмесез! - Исәнмесез. Таныш булыйк. Минем исемем Әлфия. Ә сезнең исемегез ничек?
- Минем исемем Рәмзия.
- Сез Казанда яшисезме?
- Әйе. Мин Казанның Киров районында яшим. Ә сез кайда яшисез?
- Мин шулай ук Казанда яшим. Минем квартирам Ленин районында.
-Рәмзия, сезгә ничә яшь?
- Миңа егерме биш яшь. Ә сезгә?
- Миңа егерме дүрт яшь. Мин бу заводта яңа гына эшли башладым. Сез монда күптән эшлисезме?
- Мин заводка авиация институтын тәмамлагач килдем. Инде дүртенче ел эшлим.
- Мин шулай ук авиация институтын тәмамладым. Аннан соң бер ел кызым белән өйдә утырдым.
-Хәзер кызыгызга ничә яшь?
- Ике яшь. Ә сезнең балаларыгыз бармы?
-Әйе. Ике улым бар. Олысына алты яшь, кечесенә дүрт яшь. Алар балалар бакчасына йөриләр. Ә сезнең кызыгыз?
- Минем кызымны дәү әнисе карый.
- Сез әти-әниләрегез белән торасызмы?
- Әйе.исәннәр. алар Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Минем ирем дә Әлмәтнеке. Без аның белән институтта бер группада укыдык.
- Сезнеңирегез дә компрессорлар заводында эшлиме?
- Юк. Минем ирем авиациязаводында эшли. Сезнең ирегез кайда эшли?
- Минем ирем врач, ул республика клиник больницасында эшли. Ярый, Элфия, хушыгыз. Сезнең белән танышуыма бик шатмын.
- Мин дә. Сау булыгыз
Слова и выражения:
Таныш булыйк- будем знакомы
Минем исемем- мое имя, меня зовут
Сезнең исемегез ничек?- как вас зовут
Казанда яшисезме?- В Казани живете?
Казанның Киров районы –Кировский район города Казани
Кайда?- где?
Шулай ук- так же
Ничә яшь? – сколько лет?
Миңа егерме биш яшь- мне двадцать пять лет.
Егерме дүрт яшь- двадцатьчетыре года
Сезгә – вам
Яңа гына эшли башладым- только что начала работать
Монда- здесь
Күптән эшлисезме?- давно работаете?
Тәмамлагач килдем- пришел(ла) после окончания
Инде- уже Дүртенче ел- четвертый год
Аннан соң- после этого
Кызым белән – с дочерью
Өйдә утырдым- дома сидела
Хәзер- сейчас
Бармы?- Есть ли?( МЫ-МЕ аффикс вопроса)
Бар- есть
Олысына – старшему
Кечесенә- младшему
Алты яшь- шесть лет
Дүрт яшь-четыре года
Балалар бакчасы- детский сад
Йөриләр- ходят
Бәү әнисе- бабушка (Ее,его)
Карый – воспитывает( ухаживает)
Торасызмы?- живете (ли)?
Исәннәр- живы
Исәннәрме? – живы ли?
Ирем- мой муж
Әлмәтнеке- из Альметьевска
Укыдык – учились(мы)
Танышуыма бик шатмын- рад(а) нашему знакомству
Я и моя семья
В татарском языке принадлежность предмета выражается при помощи личных местоимений в притяжательном падеже ( родительном)
минем -мой, мое
синең – твой, твое, твоя
аның –его.ее
безнең –наш, наше, наша.
Сезнең- ваш.ваше, ваша
Аларның- их, и особыми притяжательными аффиксами, присоединяющимися к существительным чәчәм мои волосы, колагың твое ухо, улыбыз наш сын, киемегез ваша одежда, балалары- их ребенок.Значение принадлежности, в отличие от русского языка, где оно выражается сочетанием двух слов, в татарском языке может быть выражено одним существительным, оформленным специальным лицевым аффиксом принадлежности.
Присоединение аффикса принадледности
по лицам после основ на гласный
лицо Ед.число аффикс лицо Мн.число аффикс I минем Апа-м -м безнең Апа-бызБыз, без моя Моя сестра наша Наша сестра
II синең Апа-ң -ң сезнең Апа-гыз Гыз, гез твоя Твоя сестра Ваша, ваш Ваша сестра
III аның Апа-сы -сы, -се аларның Апа-лар-ы ы, е Ее, его Ее, его сестра их Их сестра
Присоединение аффикса принадледности
по лицам после основ на согласный
лицо Ед.число аффикс лицо Мн.число аффикс I минем Ул-ым -ым, ем безнең Ул- ыбыз -ыбыз, ебыз мой Мой сын наш Наш сын
II синең Ул-ың -ың, ең сезнең Ул-ыгыз -ыгыз, егез твой Твой сын Ваша, ваш Ваш сын
III аның Ул-ы Ы, Е аларның Ул-лар-ы -ы, е Ее, его Его, ее сын их Их сыновья
Слова, оканчивающиеся на гласный И, такие , как әни, әти, әби, при произношений которых в конце слышится звук ий(әний), склоняется по лицам так же, как основы на согласный, но в 3 лице сохраняется вариант основ на гласный, например: Әни+ем, әни+ең, әни+се. Если нужно существительные со значением предмета обладания употреблять во множественном числе, то перед аффиксом принадлежности вводится аффикс множественного числа – ЛАР,ЛӘР, -Нар ,НӘР,( два последних после основы на носовой звук м, н,ң) например: энеләрем- мои братья,энеләрең- твои братья, энеләре его, ее братья, энеләребез- наши братья, энеләрегез- ваши братья, энеләре- их братья и.т.д. Надо отметить что форма 3лица множественного числа, например, апалары – их сестра, в зависимости от контекста может иметь три значения, например: апалары кайтты- 1) его сестры вернулись, 2) их сестра вернулась, 3) из сестры вернулись. Когда необходимоособо подчеркнуть принадлежность предмета к какому-либо лицу, к местоимению присоединяется аффикс – ныкы, неке: бу кул минеке- это рука моя, именно моя. А если есть необходимось подчеркнуть принадлежность предмета к чему-либо, то аффикс – ныке, неке при соединяется к существительному: бу бияләй сул кулныкы- эта варежка с левой руки.
Упражнения
1Измените следующие существительные в ед.числе по числам и лицам:
Абый; эне; әби, әти, әни сеңел
Прочитайте и переводите
- Хәерле иртә, әни.
- Хәерле иртә, улым.
- Әни, кәефең ничек?
- Рәхмәт. Кәефем бик әйбәт түгел,йокым да тыныч булмады. Кан басымым күтәрелгәндер, мөгаен.
- Әни, әйдә утыр әле, кан басымыңны үлчәп карыйк. Бераз югары икән шул. Менә бу даруны эчеп җибәр дә, ятып тор. Иртәнге ашны үзем әзерләрмен.
- Ярый, улым. Тиздән әтиең дә кайтыр ул урамга чыкты. Аның белән иртәге ашны ашарсыз.
- Яхшы, әни,борчылма . Даруларыәны эч тә тыныч кына ятып тор.
Слова и выражения.
Хәерле иртә- доброе утро
кәефең ничек?- как самочувсвие
бик әйбәт түгел- не очень хорошо
йокым да – и сон
тыныч булмады- был не спокойный
Кан басымы- кровяное давление
күтәрелгәндер, мөгаен – поднялось, наверное
әйдә утыр әле- давай садись-ка
үлчәп карыйк- измерим
бераз – немного
югары икән шул- повышенное, оказывается
эчеп җибәр- выпей
ятып тор- полежи
Иртәнге аш- завтрак
үзем әзерләрмен – сам приготовлю
Тиздән - скоро
кайтыр– придет, вернется
урамга чыкты – вышел на улицу
аның белән – с ним (с ней)
борчылма – не беспокойся
тыныч кына - спокойно
|