Исле гөл.
Татар халык җыры.
Тәрәзә төбөм исле гөл
Сынмый да, бөгелми дә шул.
Сиңа төшкән мәхәббәтем
Сунми дә, сүрелми дә.
Тәрәзә төбөм исле гөл
Исләнәмен исенә шул,
Сәгать саен, минут саен
Син тешәсең исемә.
Тәрәзә төбөм исле гөл
Иснә, бәгрем исле ул;
Уртасында бер чәчәк бар,
Өзмим, синең төсле ул.
Зәңгәр күлмәк.
Ә. Рәшитов сүзләре.
Татар халык көе
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна,
Уйларыңны килә беләсем?
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Яшел болыннардан үтәсең
Болын чәчәкләрен җыя-җыя,
Кемне болай сагынып көтәсең?
Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне.
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен?
Минзәлә
Ә. Еринәй сүзләре
татар халык көе
Барасызмы Минзәләгә,
Мин барам Минзәләгә;
Минзәләне күрер өчен
Йөгәрәм өзгәләнә.
Минзәләгә барганым юк,
Юллары такыр, диләр;
Такыр юлда йөреп үскән
Кызлары матур, диләр.
Минем иркәм Минзәләдә
Туып үскән бер матур;
Минзәләгә бара алмасам,
Аны кемнәр юатыр
Күк күгәрчен.
Татар халык җыры.
Күк күгәрчен күктә уйный,
Күләгәсе җирдә уйный.
Минем күңелем сине уйлый,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Синең күңелең кемне уйлый?
Күк күгәрчен, кил каршыма,
Хат языйм канатыңа;
Язган хатым, әманәтем,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Тапшырчы җанашыма.
Күк күгәрчен гөрлидер,
Гөлләр чәчәк атканда.
Син җаныемнан хәбәр көтәм,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Таң сызылып атканда.
Нурия.
Татар халык җыры.
Башымдагы эшләпәмне
Элеп куйдым киртәгә.
Кичә дә кич килми калдың,
Нурия, Килми калма иртәгә.
Су буенда төшкән идем,
Су өстә күбек кенә.
Син бит минем якын дустым, Нурия,
Күз нурым кебек кенә.
Бөгелә каен, бөгелә каен
Матур бөгелмәсә дә
Синең өчен өзеләм, бәгырем, Нурия,
Сиңа сизелмәсә дә
Фазыл чишмәсе.
С. Хәким сүзләре. Татар халык җыры.
Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем.
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтармын дигән идем.
Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Кызарып янган шәфәкътән
Күзләрем алалмадым.
Тибрәнде телем, әйтергә
Сүзләрем табалмадым.
Чишмәгә төшкән сукмакның
Чилтере үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә
Күбәләгем
Татар халык җыры.
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?
Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы;
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булса күбәләк.
Кара карлыгач микән.
Татар халык җыры.
Сандугачым, әйт үземә,
Кайсы талга кунасың?
Күзем йомсам, күз алдымда
Торган кебек буласың.
Кушымта:
Кара карлыгач микән,
Сары карлыгач микән
Аны үстергән әнкәсе?
Сандугачлар басып сайрап
Сындырган гөлләремне
Сынган гөлләргә охшатам
Аерылган көннәрәмне.
Кушымта:
Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде,
Сине күреп сөйләшсәм.
Кушымта:
Суда, суда.
Татар халык уен җыры
И, дускаем, сиңа әйтәм,
Гармунчы булсаң ярын
Гармунчының буыннары
Саен мәхәббәт аның
Суда, суда, Суда йөзәласыңмы?
Мин сине күрми түзәлмыйм,
Ә син түзәласыңмы?
Гармунчылар гармун уйный,
Кулында балдагы бар;
Гармунчы дигән даны бар
Сөеп туймас яры бар
Суда,суда Суда йөзәргә кирәк;
Күреп һәркем түзә ала,
Күрми түзәргә кирәк.
Утырмагыз урындыкка, Гармунчылар утырсың;
Бөгел-сыгыла гармун уйный,
Ул ничек онытылсын.
Суда,суда, Суда пароходларда;
Утын бирдең, суын да бир,
Янам синең утларда.
Өммегөлсем.
М. Хәсәен сүзләре татар халык көе.
Чулпан калка, Ал таң ата.
Таң Гөлсемне уята,
Гөлсем таңнанкырга барып,
Ай урагын уйната.
Кушымта:
Бас әйдә Өммегөлсем
Идәннәрә бөгелсен,
Басуында зур бәхәтнең
Чаткылары күренсен!
Гөлсем шук та,Гөлсем ут та,-
Егет күңелен яндыра.
Бик еш шулай сөйгәнең дә
Эштә хәйран калдыра.
Кушымта:
Көн дә дими, Төн дә дими,
Ару-талучы белми,
Ярышларда безнең Гөлсем
Алдынгылыкны бирми.
Кушымта:
Аерылмагыз
Чулпан Зиннәтуллина көе Гөлшат Зәйнәшева шигыре
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары
Кушымта:
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.
Ят кошны пар итмәс аккош
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз
Сулар үргә акса да.
Кушымта:
Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем.
Нигә без бергә чакларның
Белмибез кадерләрен?!
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Гомерләрне кыскарта ул
Аерылу сәгатьләре
Мәк чәчәге.
А.Абдуллин сүзләре М. Макаров музыкасы.
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне белән бутадым.
Мәк чәчәген, белми киләчәген,
Үз кулларым белән утадым.
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Күз яшьләре түктең син шуңа.
Чәчәкләргә багышлаган гомерең
Тукталган күк булды юлында.
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Шиңгән чәчәк яшәрмәс индә,
Вакыт үтәр күз яшең дә кибәр,
Бәлки гафу итәрсең мине.
Уйна тальян гармуныңны
Г. Зәйнашева сүзләре. Татар халык көе.
Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын;
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызласын.
Уйна тальян гармуныңны
телләре лә батмасын;
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын.
Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә;
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә.
Шөгер
Татар халык җыры.
Безнең Шөгер әйләнәсе
Сигез ярым чакырым.
Синнән башка сөйгәнем юк,
Ышынамсың матурым.
Тальян гармун уйнаталар
Безнең Шөгер буенда.
Ятсам-торсам,керсәм-чыксам,
Тик син генә уемда.
Шөгерләргә барам әле
Шөгер суы тәмлегә.
Бир кулаңны мин дә бирәм
Аерылмаска мәңгегә.
Ай йолдызым.
Татар халык уен җыры.
Ал да яза, гөл дә яза
Дүрт кырлы карандашым;
Кайда күреп сөйләшим соң
Сердәшем, карлыгачым.
Кушымта:
Үзләренең коесы бар,
Безгә килеп су ала;
чиләген тутрып ала да
көлә-көлә югала.
Ай, йолдызым, йолдызым,
Йолдызым,рушаным;
Син кергән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.
Алма бакчасына кереп
Алма ашыйсыиде;
Син алмасы,мин чәчәге
Булып яшисе иде.
Кушымта:
Талы, талы.
Татар халык уен җыры.
Тал әйләнә, тал әйләнә
Талга ефәк бәйләнә.
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч төлләр бәйләнә.
Талы, талы Талы бөгелеп тора;
Тагын бер күрәсе килеп
Үзәк өзелеп тора.
Тал тирәкләр утыртканнар
Агыйдел читләренә.
Алсу алма суын тамган,
Бәгырем, битләренә
Талы, талы Талы бөгелеп тора;
Синең өчен ярларыңның
Үзәге өзелеп тора.
Былбыл булсам бакчаларда
Бер тирәк сайлар идем.
Шул тирәктә сине мактап
Иртә-кич сайрар идем
Талы, талы Талы бөгелеп тора;
Бер генә минут исәңнән
Чыгамы диеп сора.
Шофер җыры
Кыз урлау комедиясеннән. М. Кәрим сүзләре. Т.Кәримов музыкасы.
Ал итә, итә, итә
Гөл итә,итә,итә.
Яннарына җарыр идем
Ял итә,итә, итә.
Ал булмый,булмый, булмый
Гөл булмый,булмый, булмый
Бер болганмый су да тынмый,
Дуслар аерылмый булмый.
Зөләйха.
Татар халык җыры.
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә;
Айга менеп, түбән карап,
Сине күрәсем килә.
Кызарып кояш чыкканда
Нурлар тешә түтәлгә.
Күзем тешсә, күңлем тешми
Синнән башка бүтәнгә.
Аклы-чуклы ал ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә.
Шул егетне яратам дип,
Әйт, Зөләйха, әнкәңә.
Күл буена килсәң иде.
Г.Зәйнашева сүзләре. З.Гыйбадуллин музыкасы.
Ялгыз үскән бер төнбоек
Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.
Кушымта:
Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Зифа камышларга карап,
Юксынам сине.
Бөдрә таллар яшел яфрак
Күлмәген кигән;
Таллар да, никтер, моңаеп,
Башлары игән.
Кушымта:
Кыр үрдәкләр кычкыра
Куе камышта;
Зифа буйлы камышлар да
Тешкән сагышка.
Кушымта:
Аллы-гөлле гөлчәчәк.
Татар халык җыры.
Аллы-гөлле гөлчәчәкне
Иснә, багырем, исле ул;
Үзе алсу, үзе нәфис,
Бигрәк синең төсле ул.
Гөл чәчәгенә бәйләнеп
Чия пешә бал кебек.
Буең зифа яшь тал кебек.
Йөзең тулган ай кебек.
Алларым диям сине,
Гөлләрем диям сине;
Аллы-гөлле чәчәгем дип
Өзелеп сөям сине.
Фирдәвескәй
Татар халык җыры.
Кашың кара, буең зифа,
Керфегең бөгеләдер;
Синең очен җанкисәгем,
Фирдәвескәй. Кара күзкәй,
Үзәгем өзеләдер.
Каш карасы күзеңдә лә,
Буй зифасы үзеңдә;
Ай туганда тудыңмы әллә,
Ай нуры бар йөзеңдә?
Кашың кара, күзең күк,
Сиңа сөйләр сүзем күп,
Сөйләр идем дә сүземне,
Фирдәвескәй. Кара күзкәй
Сирәк күрәм үзеңне.
Су буйлап.
Татар халык җыры.
Идел бит ул, Идел бит ул,
Идел бит ул, киң бит ул,
Караңгы көн, болытлы көн
Без аерылган көн бит ул.
Су буйлап моңсу була
Җәйнең алсу таңында.
Тормыш дулкыннары безне
Аерды бит тагын да.
Су буйлап тыныч була
Ямьле була кич-иртән.
Кайтырсың бәгырем, кайтырсың,
Тик көчен белмим, иркәм.
Су буеннан сулар алып
Су сибәм гөлләремә.
Мәңге шиңмәс гйлләр булып
Калдың күңелләремдә.
Су буйлары моңсу иде
Без аерылган чагында.
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әлә тагын да.
Сабан туе җыры.
М.Садри сүзләре татар халык көе.
Сабан туе- хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,шул;
Уйнап, биеп, җырлап,көлеп
Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гер килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары, шул;
Котлы булсын, колхоздашлар,
Ямьле сабан туйлары!
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
Безнең Ватан бер генә лә,
Чәчәк кенә,гөл генә,шул;
Иң бәхетле, иң гүзәл ил
Советлар иле генә.
Ай былбылым.
Татар халык җыры.
Ай былбылым,вай былбылым,
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.
Ай былбылым,вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата,өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Ай былбылым,вай былбылым,
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләемне
Сөйлим сандугачларга.
Өй артында шомыртым.
Татар халык җыры.
Өй артында шомыртым бар,
Яннарында бөрлегән шул,
Яннарында бөрлегән;
Бөрлегәндәй матур булып
Чәчәк ата ил генәм
Өй артында шомыртым бар,
Чәчәкләр – яннарында шул,
Чәчәкләр яннарында;
Без туганбыз илебезнең
Иң матур таңнарында.
Өй артында шомыртым бар,
Яннарында чияләр шул,
Яннарында чияләр;
Чияләр дә безгә карап:
" Сез бәхетле!” – дияләр.
Кондырак болыннары
Татар халык җыры.
Кондыракта җиләк җыйдым
Печәнлек арасыннан;
Йөрәкләргә рәхәт була
Хуш исле һавасыннан,
Кушымта:
Бигрәк күңелле
Кондырак болыннары;
Җәйнең матур кичләрендә
Яңгырый тальян моңнары
Шул Кондырак болыннарын
Якын күрә йөрәгем;
Көндез исләремнән чыкмый,
Төнлә төштә күрәмен,
Кушымта:
Җәй көннәрендә
Кондырак Чәчәкләргә күмелә;
Туган якның болыннары
Мәңге якын күңелгә.
Кушымта:
Матур булсын.
Татар халык җыры.
Син дә җырла, матур егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!
Безнең ил кояшы балкый
Якты булып көн саен;
Якты булсын, якты булсын,
Якты булсын көн саен!
Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын
Тыныч булсын дөньялар!
Яшь күңел
Г. Зәйнашева сүзләр С Садыйкова музыкасы.
Син яшь диләр, һәрвакыт яшь күңелле диләр,
Көннән-көн яшәрәсең дип, миннән көнлиләр.
Яшәрәм дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккәгашыйк мин,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.
Син шат диләр,һәрвакыт шат күңелле диләр,
Шат күңелле булуыңның серен әйт диләр.
Күңелем шат, чөнки, дуслар, яшим мин бәхет илендә,
Чәчәк аткан гөлбакчадай туган җиремдә.
Син бик уңган, карлыгачтай бик җитез диләр,
Колхоз кырларында эшләп үстеңме диләр.
Эшләп үстем, дусларым, мин тургайларның җырын тыңлап,
Шуңа күрә, тургай сыман яшим мин җырлап.
Мәңге яшисе килә.
Ф. Әхмәдиев сүзләре һәм музыкасы.
Гомер үткән саен яшәрә күңел,
Ул шулай мәңгегә
Шиңми торган гөл.
Яшәгән саен яшисе килә,
Яшереп яшисең
Чын дуслар белән.
Тормыш кадерен белеп яшиек, дуслар!
Ничек матур яши
Сайрашып кошлар.
Яшьлек назласын җыр белән ярын,
Шатланып яшик,якын дусларым!
Гөлләр иркәләнә җәйгә таңнарда.
Йөрәкләр яшәрә
Язгы моңнарга.
Мәңге, мәңге, мәңге яшисе килә!
Гөрләшеп яшик сез дуслар белән.
Ак каен.
З. Ярмини сүзләре татар халык көе
Яфракларны яшел ак каеннаң
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы,
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау яны.
Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар,
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.
Ап- ак каен инде бик карт каен
Бизәлә ул язлар килгәндә,
Яшел яфрак яра һәр ел саен,
Кояш җылы нурлар сипкәндә.
Күңелле ял итегез.
Г.Зәйнашева сүзләре З. Гыйбадуллин музыкасы.
Ал шәфәкътә, алтын сыман
Кызарып, кояш бата,
Йолдызларга көләмсерәп,
Зәңгәр күктә ай калка.
Эштә үткәндер көнегез,
Ямьле булсын кичегез.
Ай сокланып йөрсен күктә,
Күңелле ял итегез.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Яңгырый гармун чыңы.
Әйдә дуслар, вальс биик,
Ардырмыйк гармунчыны.
Очып әйләнәсе килә,
Яшьлекне канат итеп.
Таңны каршыйлысы килә,
Йолдызга барып җитеп!
Умырзая
Боз катлавы эрегәч,җир өстендә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга
Умырзая калка,
Умырзая сүза сабагын.
Боз котлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым лә килә тизрәк,
Умырзая кебек
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп.
Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп,
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп..
Юк мин яшәр идем озак, озак,
Минем килми алай буласым:
мырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым...
Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып,
Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып..
Урман кызы
Һ Танташ сүзләре. Җ Фәйзи музыкасы
Нигә, нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр сөйлә, нинди көчләр
Керфек очларыннан тамалар?
Кайчак күзләреңнән көчләр алып,
Бөеклеккә таба ашам мин.
Ә кайчакта башым түбән иям,
Әй, Әминәм, синнән качам мин.
Син кем, белмим, синең шаян күзләр,
Нигә, белмим, болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, әй аппагым,
Керфек очларыңнан тамалар?
Назлы хатын
Ә.Дәутов сүзләре Г.Нигъмәтҗәнов музыкасы
Хатын алдым бик сөеп,
Иң яхшысы шул диеп.
Әллә нинди булып чыкты,
Яшим, дуслар, бик боек.
Көзге алдыннан китми,
Әйтсәң игътибар итми.
Бизәнергә, төзәнергә
Эшләгән акчам җитми.
Мода белән киенә,
киенә дә сөенә,
ни сораса шуны алып
торам аның көенә.
Бөдрәләтә чәчләрен,
Өйдә тормый кичләрен,
Өйгә кайткач арып бетәм
Эшләп аның эшләрән
Керфекләрен буята,
Кышын-күзен уйната.
Төннәр буе мине тиргәп
Күршеләрне уята.
Эх, дусларым, сезгә әйтәм,
хәлләремә керегез.
Шушы хакта нишлим инде,
Берәр кинәш бирегез.
Галиябану
Татар халык җыры
Тәрәзәдән карыйсың ла,
Карап кемне таныйсың?
Карап күзең талдырганчы,
Галиябану, сылуым иркәм,
Ник чакырып алмыйсың?
Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кистең син?
Кара кашым, карлыгачым,
Галиябану, сылуым иркәм,
Кем бәхетенә үстең син ?
Тәрәзә төбем каты бал,
Ашыйсың килсә ватып ал;
Сөюләрең чыннан булса,
Галиябану, сылуым иркәм,
Тәрәзәдән тартып ал.
Рәйхан
Татар халык җыры
Аклы ситсы күлмәгеңне
Якаларын кем уйган?
Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган
Сине күреп кем туйган.
Аклы ситсы күлмәгемнең
Таба алдым ишләрен.
Әй гомерем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен.
Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп.
Әй, гомерлек яр булсын диеп,
Сине сөйдем тиң итеп.
|