Главная | Регистрация | Вход
Автономия Татар Кирова
Меню сайта
Форма входа
Категории раздела
Информационные статьи [11]
Образовательные статьи [0]
Азы изучения татарского языка [13]
История [1]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 574
Друзья сайта
  • ДЕТИ СОЛНЦА. Фестивальное движение.
  • Проект "Танцевальный клондайк"
  • Официальный сайт Сергея Пичуричкина
  • Центр изучения культуры и языка AYMARA.su
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Главная » Статьи » Азы изучения татарского языка

    такмаклар - частушки
    Такмаклар - частушки.
     
    1. Җырлыйк әле, җырлыйк әле
        Барыбыз бергә чакта
        Озакламый таралырбыз
        Төрлебез төрле якка
    2.Сиблә чәчем, сиблә чәчем
        сиблә чәчем тарала
         я утка сал, я суга сал
         я кайгымдан арала.
    3. Әнкәй мине тапкан, баккан
        ак биләүгә биләгән
        ак биләүләргә биләгән
        бәхетең булсын димәгән.
    4.Роза гөлем, роза гөлем
       роза гөлем малина
       өча, өча, куна куна
       барыр идем янында.
    5.Алла булса шундый булсын
       Бирсен бишкә бүләрлек,
       Җарың булса шундый булсын
        Синең өчен уләрлек.
    6.Машинасы машинасы
       Алдан бара айгыры
       Кем булса да Сатып алмый
       Үз башына кайгыны.
    7.Татарча – кая барасың?
       Урысча – куда пойдешь?
       Сиген җарын, ташлап китсә.
        Поҗалуй сума сойдешь.
    8. Яңгыр ява сулар ага
       Колеса өзе белән
       Без китәбез сез каласыз
       Әйдәгез безнең белән
    9. Ай югары, ай югары
       Айга менәсем килә
       Айга менеп түбән карап
       Сезне күрәсем килә.
    10.  Астраханның чикләвеген
          Ярып булмый теш белән
          Алла бирмәгән бәхетне
          Алып булмый көч белән
    11. Алда була белмәдем дә
         Гөлдә була белмәдем
         Ара ерак, яна йөрәк
         Хәлләреңне беләлмим
    12. Ак перчатка кул тирләтә
          Бәйләт мамык перчатка
          Дошман сүзләре күп булыр
         Алма иркәм исәпкә.
    13.  Китәм дисәң, китәм дисәң
           Китүләрең кайларга
           Ник генә сабыр итмәдең
           Бер ике өч айларга.
    14.  Җырла, җырла дип әйтәсез
          Җыр капчыгы ер тугел. 
    15.  Аклы ситца күлмәгемне
           өстәлләрдә бечтем дә.
    16.  Сары – сары сары матур
          Сары гәрәбәкәем
           Аердың безне кавыштыр
          Ходай Тәгәләкәем.
    17. Сандугачымны җибәрдем
         Тыңларга сүзегезне
        Торган турыгызды сайрап
         Күрмәчәк үзегезне.
    18. Шомыртлар чәчәк атканда
         Мин сине сөйгән идем
         Шул кадерле минутларны
         Онотылмас дигән идем.
    19. Сандугачның балалары
         Очалар унар унар
          Бездән сәлам илтә кошлар
          Тәрәзәгездә кунар.
    20.Казарма биек булсада
        Кошлар оя ясамый
        Торган җир матур булсада
        Туган илгә ошамый.
    21.Биек тауны менгән чакта
         Туктап- туктап ял итәм
         Майе беткән лампа кебек
         Уйлап екыга китәм.
    22.Сагынам сезне, сагынам сезне
        Сагынам гүзәлләремне
        Хаман болай сагныр булсам
        Белмим түзәрләремне.
    23.Айрылабыз, айрылабыз
        Айрылабыз күпкәме
        Әллә айга, әллә елга
        Әллә мәңгелеккәме?
    24.Яз җиткәннен шуннан беләм
         Иделдән боз кузгала
         Бик бәхетле булса гына
         Анадан тусын бала.
    25.Дускайларым бергә чакта
        Күңелле ергәләдек
        Нинди кайгыбыз булсада
        Уртара бүлгәләдек.
    26.Чит-чит дидем читкә киттем
        Читтә иде теләгем
         Чит илләрдә ялгыз башым
          Өзелә бит үзәгем.
    27.Сандугачның сайравына
        Килә еласыларым
       Тешләремә дә кермәде
       Болай буласыларым.
    28.Утырабыз да китәбез
         Ак-идел бозларына
         Күрсәгез сәлам әйтегез
         Бичерман кызларына.
    29. Өстәлләрдә карам торсын
          Кулларым яза торсын
          Үзем барып сөйләшкәнчә
          Хатларым бара торсын.
    30. Җимогорларның атлары
         Сызгырмыйчә су эчми
          Безне кеше бәхетсез ди
          Бәхет бакчада үсми.
    31. Тәрәзә төбем исле гөл
          Исләнәм исләренә
          Сәгать саен минут саен
           Төшәсең исләремә
    32. Нигә микән бер мин генә
          Бәхетем юк дип елыйм
          Саулыгымны тәйфигемне
          Бер Алламдан сорыйм.
    33.Иделләрдән агып килә
        Яшелчә мачан такта
         Яшем белән битне юам
         Сездән сагынган чакта
    34. Дусларым бергә чакта
          Уйнашу да келешу
          Җитәр вакыт аерылырбыз
          Момкин булмас күрешү.
    35.Чит җилләрдә бик күп ердем
        Беркем дә әйтми балам дип
        Әнкой булса сорар ид
         ничек хәлең балам дип.
    36.Әнә килә машиналар
        тоягеннәр чи киртә
         чит илләрдә шунсы читен
          сагындыра кич иртә
    37. Безнең урам тар булса да
        Таш җәя белмәгәннәр
         Өчкан кошлардан сорадым
          Алар да күрмәгәннәр.
    38. Кара урманда карак бар
          Артларыңа карап бар
           Без китәрбез таң атканда 
           Тәрәзә өчен карап кал.
    38. Кара урманга бармагыз
         Кара урман куак генә
           Күпсенмәгез күп тормыйбыз
           Без монда кунак генә.
    39..Чәчә идек илләрдә
         Чәчелдек чит илләрдә
          Тагын чәчәк булыр идек
          Кайтсак туган илләргә.
    40  Гармун алып бирер идем
         Гармун уйначыларга
          Хурлатасыларым килми
          Сине хурлавчыларга.
    41. Гармун тавышы моңлы була
          Иртәңге салкыннарда
          Һәр көн саен күрәр идем
           Булсагыз якыннарда
    42. Гармунны дускаем
          Тартып сузып уйнама
            Айрылдык гөмерлеккә
            Кавшырбыз дип уйлама.
     43. Иртә торып төшкә чыксам
          Хаваны болыт алган
           Айрелганда иң кирәкле
           Әйтер сүзләре калган.
    44 Иртә торып тышка чыксам
        Таянам киртәләргә
        Таянсам да киртәләргә
         Иркәм юк иркәләргә
    Такмаклар( частушки) Кибешевой Гульсины апа.
    1. Җырлагыз кызлар, җырлагыз
        Авызыгызны йоммагыз
        Бергә чакта җырлап калыйк
         Ялан бергә булманбыз.
    2.  Җырлагыз кызлар, җырлагыз
         җырлап ачыла күңел
         Җырлап ачылмаса күңел
         Мәңге ачлачак түгел.
    3. Җырлый әле, җырлый әле,
       Җыр күңелне ача ул.
       Җырлау күңелне ача ул,
       Кайгыларны баса ул.
    4. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
       Җырлыйк әле иптәшләр.
       Иптәшләр үзебезнеке
       Бәлки гаип итмәсләр.
    5.Әйдә, дуслар, җырлыйк әле
      Уйнаган гармуннарга
       Ал чәчәк күк яшик әле,
       Бирәшмик кайгыларга.
    6. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
      Берне түгел, икене,
        Җырламас идем икене
       Сез дусларым сөкемне.
    7. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
        Җырлыйк әле өч булсын.
        Өч тә булсын, ун да булсын
        Туганнар күңле булсын.
    8.Җырла дустым, җырла дустым
      Җыр күтәрә күңелне,
       Уең булса да уйлама,
       Уй саргайтыр йөзеңне.
    9. Дуслар килгән җыр тыңларга
       Нинди җырлар җырларга
       Сездә бер җыр, бездә бер җыр,
       Кара- каршы җырларга.
    10.Агыйделдә параход бар
        Йөри диләр нумерсез.
         Эх, дусларым сездән башка
         Чәй эчү дә күңелсез.
    11 Бергә чаклар, бергә чаклар,
          Бергә чаклар бер генә.
          Бергә чаклар гел бер генә.
         Кадрен белмибез генә.
    12.Ай, дусларым, дусларым,
       Дусларым , бәгерләрем.
       Бергә булган минутларның
        Белегез кадерләрен.
    13.Самавыр куйдым күмерсез,
       Кайнап чыгар күрерсез.
        Без җырлагач, сез эчмәгәч
        Безгә даҗе күңелсез.
    14.Машиналарга утырып
         Кайтамын Казаннардан.
        Яшь гөмерне сатып алып
        Булмый бит базарлардан
    15.Калфагым бар, шәл кирәк,
         Шәл алырга һәл кирәк
         Сезнең кебек якын дуслар
         Бу дөньяда бик сирәк.
    16. И кодалар, кодалар,
         Кодалар, кодачалар.
        Сездә ничек, бездә шулай
        Җырлап күнел ачалар.
    17. Әйдә, дустым, алап барам,
          Алма коелган җиргә.
          Бер җырламый бумлас инде
          Дуслар җыелган җирдә.
    18.Городокның тавы биек,
         Утырып чана шуарга.
          Дуслар килгән җыр тыңларга
          Җырлап бирик шуларга.
    19.Тал әйләнә, тал әйләнә
        Талга ефәк бәйләнә.
         Бүген безгә, аннан сезгә
          Донья шулай әйләнә.
    20. Калфагым бар, шалем юк,
         Шәл алмыйча һәлем юк,
         Сез дусларым биегәндә
          Түзеп торыр һәлем юк.
    21. Самавыр куйдым күмерсез
          Кайнап чыгар күмерсез.
           Без җырлап, сез биемәгәч
           Безгә бик тә күңелсез.
    22.Ал да булыр чагыбыз,
         Гөлдә булыр чагыбыз,
         Без җырламый, кем җырласың,
          Безнең шундый чагыбыз.
    23.Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
        Сызылып таңнар атса да,
         Яшь гомерләр ике килми
         Сулар түрге аксада.
    24.Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
        Ишетсеннәр, белсеннәр,
        Җыелганнар бу табынга
         Бер туганнар дисеннәр.
    25. Их, дускаем, сезнең белән
        Шат минем күңелләрем
       Гөл дә шулай татлый белән
      Үтсә иде гомерләрем.
    26. Санасаң , санамасаң да
        Гармун теле унике
       Уйласаң , уйламасаң да
        Яшь гомер килми ике
    27. Сулар ага, сулар ага
         Сулар ага ник болай
         Аккан сулар кире кайтмый
          Яшь гомерләр дә шулай.
    28. Су буйлары, су буйлары
          Су буйлары гөл нарат
          Суга барсам елап кайтам
           Су агуына карап.
    29. Су буйлары, су буйлары
         Су буйлары бормәле
          Бормалы сулар буенда
          Безгә төрмә булмады.
    30. Алмагачның ботагына
         Сандугачлар төзелгән
         Безнең кебек булыр микән
         Дуслар өчен өзелгән.
    31.Кар урманда шомыртлыкта
         Шомырт ашыйсым килә
         Әй туганнар сезнең белән
         Бергә яшисем килә.
    32.Ак каен зирәк була
        Кара урман сирәк була
        Дуст исләрнең кадерен белик.
        Дуст исләр кирәк була.
    33.Алай да бергә – бергә,
        Болай да бергә-бергә
        Дуслар белән бергә булсаң,
        Күгәрчен кебек гөрлә.
    34.Үтеп бара матур җәем,
        Ничек үтәр кышларым
        Юк бит минем сезнең кебек
        Якын күргән дусларым.
     35. Су буена тотканым юк,
          Үсә микән гөлләрем
          Үсә дә, үсә гөлләрем
          Үтә яшь гөмерләрем.
    36. Айлар калыкмас инде,
         Йолдызлар батмас инде,
          үтте чәчәк вакытларым
          Әйләнеп кайтмас инде.
    37. Ачык җиргә карлар яуса,
         Кара җирне агарта
          Кайгырганда бер җырласаң
          Хәсрәтләрне тар итә.
    38. Күгәрченне күрсәң иде
          Гөрләшеп очканнарын,
           Җырлар итеп җырлый әле
          Эгләрем пошкәннәрен.
    39.Гармуныңны тартып уйна
         Иркән булсын җырларга
          Безнең җырлар таралсыннар
          Урманнарга, кырларга.
    40. Әллә ал була микән
          Әллә гөл була микән
          Җырласам янмый йорәгем
          Эллә ял була микән.
    41. Сандугач баласын бирми
          Оядан урламасам
           Тулган күңелем бушамый
           Кычкырып җырламасам
    42. Җырлыйк әле, җырлыйк әле
          Җырлыйк шуши көйләргә
           Җырласак шуши көйләргә
           Калыр сагынып сөйләргә.
    43.Әлле – гөлле чиләгемнең
         Суларым түгелмәсен
          Дошман сүзләргә карап
          Күңелең сүрелмәсең.
    44.Алма бакчасына кереп
        Гөлдән чәчәкләр өзәм.
        Кеше булса уйныйм – көләм,
         Ялгызым янам – көям.
    45.Алма булса, шундый булсың
        Дүрткә – бишкә бүләрле
         Дустың булса, шундый булсын
         Синең өчен үләрлек.
    46. Алсу чәчәк, матур чәчәк,
         Үссен ашлыклар белән,
          Чәчәк кебек яшь гөмерем
           Үтсен шатлыклар белән.
    47. Ах дускаем, сиңә әйтәм
          Сер сөйләмә дустыңа
           Ул дустыңның дусты булыр
            Ул дә сөйләр дустына.
    48. Кулымдагы балдагымның
          Исемләре тазкирә
           Яшь чагында көл дә уйна
            Яшь гомерләр аз килә.
    49. Су сип, дустым гөлләреңә,
          Су сипмийчә корытма,
           Бергә булган минутларны,
          Аерлгач та онытма.
    50. Тау башындагы ташларны,
           Алып китми җил-давы
           Булма чибәр, бул бәхетле
            Бәхетсезләр бик авыр
    51.  Ак келәтемнең келәсең
          Тарта- тарта керәсе
           Син кешедән бик көләсең
           Үзең кем дип беләсең?
    52. Аклы ситца күлмәгемне
         Салып куям остемнән,
          Дошман сүзен күпер итеп
         Таптап йорми өстеннән
    53. Алма бит ул, алма бит ул
        Базарларда бар бит ул,
         Үзен зурлап, кеше хурлап,
         Йорүчеләр бар бит ул.
    54. Дивана булыр идем.
          Без үзебез нухратныкы
          Нухратта булмасакта
           Үкенечебез калмады
    55.Йөреп кавышалмасакта
         Кулымдагы өйзегемне
          исемнәре Гөлсинә
         Исләремдә гөл син генә
        Дустым белмийсең генә.
    56. Кулъяулыгың ал икән
         алъяпчыгың сары икән
         синең кебек зифа буйлы
           бу донъяда бар микән.
    57. Тәрәзәмне ачып куйсам
          Җилләр каермас микән
         Арабызга дошман кереп
          Безне аермас микән.
    58.Роза гөлем, роза гөлем
         Роза гөлем малина
         оча, оча , куна, куна
         барыр идем яныңа.
    59.Роза гөлләрем өстендә
         Бер чәчәксез гөлем юк.
         Туганнарым сезнең өчен
          Җыламаган көнем юк.
    60. Дустым, күлмәкләр тектерик
         Икебез дә карадан,
          Дошман түгел, җил дә үтмәс
          Икебезнең арада.
    61.Ике иде кулъяулыгым
         Берсе суларга акты
         Икебезне ике якка
        Тормыш дулкына какты.
    62.  Егетләрнең кайберләре
           Бишәр тапкыр өйләнә
           Теше коелып бетсә дә
           Мин егет дип сойләнә.
    63. Тәрәзәнең топләренә
          Вәзәлин куйган идем,
         Рәхмәт инде ташлавында
         Үзем дә туйган идем.
    64. Китәм инде, китәм инде
         Китәм инде калыгыз
         Өйгән урыннарым кала
         Сагынсагыз ятыгыз.
    65.Шомырт кое, шомырт кое,
        Шомырт коен яратам.
         Шомырт койләренә җырлап
          Хәсрәтемне таратам.
     66. Ай, дусларым, дусларым
          Дусларым дус-чиләрем
          Сез дуслардан аерылсам
          Ялгыз башым нишләрем.
     67.Калфагым бар, шалем юк.
         Шал алмыйча хәлем юк.
          Сез дусларем хакы өчен
           Җырламыйча хәлем юк.
     68. Уйна иптәш гармуныңны
           Син матур уйнатасың.
            Уйнатасың җырлатасың
            Хәсрәтне таратасың.
    69. Уйна иптәш гармуныңны
          Без җырлаган киләргә
          Без җырлаган сез уйнаган
          Калсын сагынып силәргә.
    70. Уйна иптәш гармуныңны
          Тартыбрак, утыбырак
          Әле сагынабыз гынә
           Саргаербыз сагыра
    71.Уйнагыз, җырлагыз дә
    Гармун кулларыгызда;
    Алсу гөлләр чәчәк атсын
    Йөргән юлләрыгызгда.
    72.Гармуныңны уйнысың,
     Үзең ниләр уйлысың
    Яшь чагында шуны уйласың
    Уйнап-колеп туймысың.
    Категория: Азы изучения татарского языка | Добавил: nailia (22.04.2012)
    Просмотров: 35302 | Комментарии: 7 | Рейтинг: 3.1/12
    Всего комментариев: 2
    2 KaylaHaink  
    0
    Hello, did you receive my offer?
    from2325214cv https://google.com

    1 SiliknovHok  
    0
    Препарат усиливает чувствительность всех нервов полового органа, что делает половой акт ещё более приятным - http://viga-silis.ru/ - сиалис софт 40 мг купить

    Имя *:
    Email *:
    Код *: