Төлке белән торна (Әкият)
Төлке белән торна дус яшәделәр. Төлке торнаны кунакка чакырды.Торна төлкегә кунакка килде.Төлке сай гына тәлинкәгә ботка салды.Торна озын борыны белән тәлинкәне чукып карады,ләкин ашый алмады.Ә төлке боткасын тиз генә ашап бетерде. Икенче көнне торна төлкене кунакка чакырды.Торна ашны тар гына авызлы чүлмәккә салып бирде.Төлке чүлмәк янында йөрде-йөрде, ашый алмады.Ә торна озын борыны белән чүлмәктәге ашны тиз генә ашап бетерде.Шуннан соң төлке белән торнаның дуслыгы бетте.
Куркак юлдаш. (Әкият)
Элекке заманда ике дус юлга чыгылар.Болар зур урман аша үтәләр.Урманда аларга аю очрый. Бу ике дус аюдан бик куркалар.Берсеагач башына менеп кача.Икенчесе, үлгән булып, җиргә ята.Аю бу кеше янына кмлә.Ул аны исни-иснидә үз юлына китә. Дусты, аю киткәч, агач башыннан төшә дә:
-Аю синең колагыңа нәрсә әйтте?- дип сорый.
-Ул миңа,куркак дус белән юлга чыкма, дип әйтте,- ди тегесе.
(Юлга чыксаң,иптәшең үзеңнән яхшы булсын)
Ахмак бүре. (Әкият)
Берзаман бүре бик ачыга. Ни туры килсә, шуны ашармын дип уйлый.Аңа бер кәҗә тәкәсе очрый.
Буре кәҗә тәкәсенә:
" Мин сине ашыйм”,- ди.
Кәҗә тәкәсе аңа:
"Ярый, менә син бу тау итәгенә килдә авызыңны зур итеп ачып тор.
Мин таудан сикереп төшәм дә авызыңа кереп китәм”,- ди
Бүре риза була.Кәҗә тәкәсе таудан сикереп төшә дә бүрене сөзеп ега. Берзаман бүре күзен ачса, кәҗә тәкәсе янында юк икән.
Кәҗә белән сарык. (Әкият)
Борын заманда карт белән карчык яшәгән. Алар бик ярлы булганнар, кәңә белән сарыклары гына булган.Менә аларның азыклары беткән. Карт белән карчык кәҗә белән сарыкка капчык тоттырганнар һәм өйдән чыгарып җибәргәннәр. Ике дус урманга киткән. Юлда бүре башы тапканнар. Аны капчыкка салганнар. Менә алар еракта ут күргәннәр.учак янында бүреләр утыра икән. Бүреләр кәҗә белән сарыкны күреп шатланганнар
- Боткага ит буды, - дигәннәр.
Кәҗә әйткән: - Безнең ит күп. Сарык, син бүре башын китер! Сарык капчыктан бүре башнын алган. Бүреләр бик курыкканнар.
Кәҗә әйткән: - Ми-ки-ки-ки! Ми-ки-ки-ки! Капчыктагы бүре башы бит унике! Бүреләр берәм-берәм качканнар. Кәҗә белән сарык ботканы тәлләп ашаганнар.
Кәкре каенны терәткән. (Әкият)
Элекке заманада бик алдакчы кеше яшәгән. Бу турында бер кеше ишеткән дә әйткән:
- Ул мине алдый алмый, - дигән һәм алдакчы янына киткән. Алдакчы каенга сөялгән икән.
- Син мине алдый аласыңмы?- дип сораган теге кеше.
- Алам. Ләкин янымда алдау капчыгым юк, өйдә калды, - дигән алдакчы.
- Бар, алып кил, - дигән кеше.
- Китә алмыйм шул. Мин китсәм, бу каен авар, - дигән алдакчы.
- Ярый, син бар, каенны үзем тотармын, - дигән кеше. Алдакчы киткән. Теге кеше әле дә аны көтә икән.
Төлке һәм Тычкан (Әкият)
- Тычкан, Тычкан, борының нигә пычрак?
- Җир казыдым.
- Ни өчен җир казыдың
- Ояны ни өчен ясадың?
- Син төлкедән качар өчен ясадым.
- Тычкан, Тычкан, сине мин барыбер тотам.
- Мин оядагы бүлмәгә качам.
- Ашыйсың килер дә
- Тычкан, Тычкан, мин синең ояңны җимерермен.
- Ә мин икенче ояга күчермен. (В. Бианки).
Кызыл калфак. (Әкият)
Борын заманда бер авылда бер кыз яшәгән. Аны әнисе дә, әбисе дә яраткан. Аның бик матур кызыл калфагы булган.Дуслары кызны "Кызыл Калфак” дип йөрткәннәр. Бер көнне әнисе бәлеш пешергән.
- Кызым, бу бәлешне әбиеңә илт. Хәлен белеп кайт,- дигән. Менә кыз урман буйлап киткән. Аның каршына Соры бүре чыккан. Соры бүре Кызыл Калфакны ашарга теләгән. Ләкин урман кисүчеләрдән курыккан. Бүре кыздан:
-Кызыл Калфаккай, син кая барасың?- дип сораган.
- Әби янына барам, аңа бәлеш илтәм, дигән кыз.
- Синең әбиең кайда яши соң? – дигән Соры бүре.
- Әнә теге авылда,- дигән Кызыл Калфак.
- Ярый, - дигән Бүре.
- Мин дә синең белән барам. Мин дә әбинең хәлен беләм.Мин бу юлданкитәм, син теге юлдан бар.Кайсыбыз алдан барып җитәр икән? Кызыл Калфакурман аша бара. Ул чәчәкләр җыя. Бүре тиз генә әбинең өйнә барып җитә. -Тук-тук!
- Кем бар анда? – дип сораган әбисе. Бүре нечкә тавыш белән:
- Бу мин – Кызыл Калфак. Әбием, сиңа бәлеш китердем, ишекне ач, - дигән. Әби авырый икән. Ул Урыныннан тормаган.
- Ишектә бау бар. Бауны тарт. Ишек ачылыр,- дигән.
Бүре бауны тарткан. Ишек ачылган. Бүре өйгә кергән һәм әбине кабып йоткан.Аннары тиз генә караватка яткан. Бераздан Кызыл Калфак килгән.
- Тук-тук! - Кем бар анда?
- Бу мин- Кызыл Калфак. Әбием, сиңа бәлеш китердем. Ишекне ач,- дигәе кыз. Бүре нечкә тавыш белән:
- Ишектә бау бар. Бауны тарт. Ишек ачылыр,- дигән.
- Кызыл Калфак бауны тарткан.Ишек ачылган. Кызыл Калфак өйгә кергән. Бүре юрган астыннан:
- Кызым, бәлешне өстәлгә куй. Үзең минем янына ят,-дигән. Кызыл Калфак бүре янына яткан.
- Әби, синең кулларың ни өчен зур?
- Сине ныграк кочаклар өчен.
- Әби, синең колакларың ни өчен озын?
- Сине яхшы ишетер өчен.
- Әби, синең күзләрең ни өчен зур?
- Сине яхшы күрер өчен.
- Әби, синең тешләрең ниөчен зур?
- Сине тизрәк ашар өчен. Бүре Кызыл Калфакка ташланган һәм аны кабып йоткан. Шул вакыт өй яныннан урманкисүчеләрүтеп бара икән.Алар шау-шуны ишеткәннәр һәм өйгә кергәннәр.Урман кисүчеләр бүрене үтергәннәр.Бүренең эчен ярганнар. Бүре эченнән исән- сау килеш Кызыл Калфак белән әбисе килеп чыккан. (Шарль Перро)
Ике ялкау.
Әүвәл заманада ике ялкау яшәгән. Алар урманга барганнар. Урманда бер алмагач үскән.Аның алмалары биктәмле икән. Ялкауның берсе әйткән:
- Әйдә, алмагачны селкетик, алмаларын ашыйк.
Икенчесе әйткән: - Юк, иренәм. Без аның төбенә ятыйк. Алмалар үзләре төшсен. Алар алмагач төбенә ятканнар. Ләкин алма төшмәгән. Шулай итеп, ике ялкау ач калган.
Төремкәй. (Әкият)
Бер урманда төрем-төремкәй булган. Бер Тычкан-чыелдык шул төремкәй янына чабып килә дә: - Төрем-төремкәй!
Төремкәйдә кем яши?- дип сорый.
- Аңа беркем дә җавап бирми. Тычкан төремкәй эченә керә дә шунда яши башлый... Беркөнне төремкәй яныннан Бака- бакылдык үтеп бара икән. Ул туктаган да сораган:
- Төрем-төремкәй! Төремкәйдә кем яши?- дигән.
- Мин, Тычкан-чыелдык!
Ә син үзең кем? - Мин, Бака- бакылдык.
- Әйдә кер, бергә торырбыз.
Бака- бакылдык төремкәй эченә сикереп кергән, шул көннән алар бергә яши башлаганнар.
Төремкәй янына Куян-куркак чабып килгән.Ул да сораган:
- Төрем-төремкәй! Төремкәйдә кем яши?-дигән.
- Мин, Тычкан-чыелдык!
- Мин, Бака- бакылдык. Ә син кем?
- Мин куян-куркак булам.
- Әйдә алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.
- Хәзер болар төремкәйдә өчәү яши башлаганнар.Бервакыт тәрәзәне төлке шакыган: Төрем-төремкәй! Төремкәйдә кем яши?-дигән.
- Мин, Тычкан-чыелдык!
- Мин, Бака- бакылдык.
- Мин куян-куркак . Ә син үзең кем?
- Мин , Төлке-хәйләбай. - Әйдә кер, бергә яшәрбез. Төлке-хәйләбайда төремкәйдә урнашкан.
Алар инде дүртәү яши башлаганнар. Бервакыт төремкәйгә Соры бүре килгән. Әй, төрем-төремкәй! төремкәйдә кем яши?-
- Мин, Тычкан-чыелдык!
- Мин, Бака- бакылдык.
- Мин куян-куркак .
- Мин , Төлке-хәйләбай. Ә син үзең кем?
- Мин, Бүре-сорыколак булам
- Әйдә кер, безнең янга. Бүре дә төремкәйгә керә. Шулай итеп алар төремкәйдә бишәү яши башлыйлар. Бервакыт төремкәй янына аю килә.
Төремкәй-төремкәй. Төремкәйдә кемнәр бар?-ди аю.
- Мин, Тычкан-чыелдык!
- Мин, Бака- бакылдык.
- Мин куян-куркак .
- Мин , Төлке-хәйләбай.
- Мин, Бүре-сорыколак булам. Ә син үзең кембуласың?
- Мин Аю булам.
- Кер, алайса, бергә яшәрбез.
- Аю төремкәйгә керергә бик тырыша, ләкин сыймый.
- Мин түбәгездә генә яшәрмен, - ди аю.
- Син безне сытарсың бит!
- Юк, сытмыйм. Аю төремкәйнең түбәсенә менә. Төремкәй ишелә. Тычкан-чыелдык, Бака- бакылдык, куян-куркак, Төлке-хәйләбай, Бүре-сорыколак өйдән чыгып качалар. Алар яңа , бик матур төремкәй төзиләр һәм тагын бергә яши башлыйлар.
Җырны кем тапкан?
Борын-борын заманда әби белән кыз яшәгән.алар бик ярлы булган. Кибетләрдә уенчыклар бик күп булган. Аларны сатып алырга әбинең акчасы булмаган.әби әйткән:
- Син бик матур җырлыйсың. Әйдә синең җырыңны базарда сатыйк.Шуңа уенчыклар алыйк. Җырларны капчыкка салганнар да базарга киткәннәр. Капчык тишек булган. Җырлар юлда төшеп калган. Бер җырны кош алып киткән. Ул шунда ук җырлый башлаган.
Икенче җыр чишмә янына төшкән. Чишмә дә җырлый-җырлый ага башлаган.
Куян кызы
Бер соры куянның зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аныяраткан. Беркөнне куян иркә кызына яңа итекләр алып кайткан.
- Мә, бәбкәм, ки, аякларың туңмасын, - дигән. Куян кызы бик шатланган. Әнисенә рәхмәт әйткән. Ләкин ул итекне кимәгән. Әнисе кидерә, ә ул сала икән. Кар өстеннән дә , боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн йөгергән, ике көн йөгергән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән
- Әни, әни, минем аякларым бик авырта! – дигән. Әнисе аның аякларына караган да:
- Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән бит, - дигән. Шунда куянны тиен күргән. Ул куянга болай дигән:
- Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягы бик тиз төзәлер. Моның өчен Доктор Айболитка барыгыз, - дигән. Доктор Айболитнең эше бик күп. Аңа урманның төрле җәнлекләре килгәннәр.
- Балаларны чиратсыз карыйм мин,- дигән Доктор Айболит. Доктор Айболит куян кызының аягына дару сөрткән һәм әйткән:
- Киез итекләреңне салма,- дигән
- Алар Доктор Айболитка рәхмәт әйткәннәр дә өйләренә кайтып киткәннәр. Куян баласының аягы төзелгән. Ул хәзер киез итеген бер дә салмый икән.
(Абдулла Алиштан)
Бүре белән Төлке.
Беркөнне Бүре Төлкегә килә. Төлке балык ашап утыра икән. Бүре:
- Төлке дус, миңа да балык бир әле. Рәхмәт әйтермин, - ди
- Үзең тот.
- Мин тота белмим, -ди Бүре. Төлке Бүрегә әйтә:
- Елгага бар! Койрыгыңны суга тык та тыныч кына утыр. Бүре шулай эшли. Ләкин койрыгы суда ката. Иртән хатын-кызлар бәкегә суга киләләр. Бүре алардан курка. Ул кача. Шунда койрыгы өзелеп кала.
Өч кыз. (назидание)
Бер хатынның өч кызы була. Кызлары бәхетле булсын өчен ул эшли дә эшли. Менә кызлар зур үсәләр. Алар барысы да матур, барвсы да сылу. Кызлар кияүгә чыгалар да еракларга китәләр. Берзаман әниләре авырый башлый. Ул тиенгәәйтә: - Тиен дустым, кызларыма әйт әле, хәлем начар. Тиен әбинең олы кызына китә. Кыз өйдә була. Ул табак чистарта.
- Бара алмыйм, вакытым юк, -ди. Тиен әйтә:
- Син ташбака бул, - ди.
- Кыз ташбакага әверелә. Тиен икенче кызга китә.
- Һай, бара алмам, вакытым юк, - ди кыз. Тиен әйтә:
- Син үрмәкүч бул, - ди. Кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен өченче кыз янына китә. Кыз тиз генә әнисе янына йөгерә. Тиен әйтә:
- Син бик яхшы бала. Бәхетле бул, яхшы яшә. Кешеләр сине яратырлар, сине онытмаслар, - ди. Кече кыз шулай рәхәт яши.
Өч аю.
Бер кыз урманга китте. Ул урманда адашты.Урманда кечкенә генә бер өй күрде. Бу өйдә өч аю яши икән. Аларның берсе – әтиләре – Михаил Иванович. Икенчесе – әниләре – Настасья Петровна. Өченчесе – аю баласы. Аның исеме – Мишутка. Аюлар өйдә юк икән.
Бу өйдә ике бүлмә бар. Берсе – аш бүлмәсе, икенчесе - йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керде. Ул өч савыт күрде. Беренче савыт – Михаил Ивановичныкы. Икенче савыт - Настасья Петровнаныкы. Өченчесе кечкенә савыт – Мишутканыкы. Кыз башта зур савыттан ашап карады, аннары уртача савыттан ашап карады. Соңыннан кечкенә савыттан ашап карады. Мишутканың ашы барысыннан тәмле булды.
Кыз өстәл янында өч урындык күрде: беренчесе – Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк – Настасья Петровнаныкы, өченчесе – Мишутканыкы. Кыз урындыкларга утырып карады.
Аннары ул йөкы бүлмәсенә керде. Анда өч карават бар. Беренче карават – Михаил Ивановичныкы, икенче карават – Настасья Петровнаныкы, өченче карават – ул кечкенә Мишутканыкы. Кыз башта зур караватка ятып карады, аннары уртанчысына ятып карады. Шуннан соң Мишутка караватына ятты да йоклап китте.
Аюлар өйгә кайттылар.зур аю кычкырды:
- Минем савытымдан кем ашады?
Настасья Петровна үз савытын алды һәм әйтте:
- Минем савытымдан кем ашады?
Мишутка да :
- Минем савытымдан кем ашады?- диде.
Михаил Иванович урындыгына карады да әйтте:
- Минем урындыкка кем утырды?
Настасья Петровна да:
- Минем урындыкка кем утырды? – диде.
- Мишутка да бик каты кычкырды:
- Минем урындыкка кем утырды?
Аюлар икенче бүлмәгә керделәр.
Михаил Иванович:
- Минем караватка кем ятты?
Настасья Петровна:
- Минем караватка кем ятты?
Мишутка:
- Минем караватта кем ята? Менә ул! Тот, тот!
- Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!
Кыз уянды һәм аюларны күрде. Ул тәрәзәгә ташланды. Тәрәзә ачык иде. Кыз качты. Аюлар аны тота алмадылар.
Төлке белән бабай.
Бер авылда әби белән бабай яшәгән. Беркөнне бабай күлгә барганһәм балык тоткан. Ул балыкларны чанага салган да өенә киткән Юлда төлкеята икән. Бабай аны үлгән дип уйлаган. Ул төлкене чанасына сала. Төлке тере була. Ул чанадагы балыкларны юлга ташлый.
Аннан соң үзе дә кача. Бабай өенә кайта, өйгә керә дә әйтә:
- Карчык, мин сиңа тун алып кайттым, -ди.
Әби чыгып карый: балык та юк, тун да юк.
Калач.
Борын заманда карт белән карчык яшәгән. Бервакыт алар калач пешергәннәр. Калачны тәрәзә төбенә куйганнар.Калач тәгәрәп төшкән дә китеп барган. Шунда Калачка Бүре очрый:
- Син кая барасың, Калач? – ди Бүре. – Мин сине ашыйм.
- Син мине ашама, - ди Калач. Мин сиңа җыр җырлыйм.
- Я, җырла, - ди Бүре.
Калач җырлый:
Бабамнан да качтым мин,
Синнән качам да качам!
Бүре калачны ашамый. Калач китә.
Аңа Аю очрый. Аю әйтә: –Калач, мин сине ашыйм, ди.
- Син мине ашама. Мин сиңа җыр җырлыйм, ди Калач
- Я, җырла, - ди Аю.
Калач җырлый:
Бабамнан да качтым мин,
Бүредән дә качтым мин,
Синнән да качам!
Калач тагын китә.
Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Аюдан дә качтым мин,
Синнән качам да качам!
- Ярар, миңа миңа якынрак кил әле! – ди Төлке.
Калач Төлке янына килә.Төлке Калачны каба да йота.
Төлке белән Каз.
Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:
- Каз, мин сине ашыйм, - дигән.
- Мин риза, Төлке. Ләкин башта сиңа биеп күрсәтим, - диде Каз.
- Әйдә, бие, - дигән Төлке. Каз бии башлаган
Төлке Казны мактаган: - Ай-яй оста биисең, Каз, - дигән.
Ә Каз бер урында биегән- биегән һәм очкан да киткән.
Табышмаклар - ( загадки).
- Кышын да, җәен дә яшел. (Чыршы)
- Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь- яшел. (Карбыз)
- "Алма!” – дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар?(Алма)
- Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)
- Җәен – соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак. (куян).
- Канаты бар, очмый, аягы юк, йөрми ( балык)
- Иртән иртә тора, матур итеп кычкыра ( әтәч)
- Борынсыз чыпчык боз тишә( тамчы)
- Күутән иңде, җиргә китте (яңгыр)
- Үзе су, үзе каты (боз)
- Кара мыеклы җизнәңсагындырып килгән (яз)
- Ак сыер торып китә, кара сыер ятып кала (яз)
- Урманда урынсыз, кырда койрыксыз ( җил)
- Аккош очып китте, кара төлке ятып калды (боз китү,елга)
- Ак ашъяулык таптык, җир өстенә яптык (кар)
- Ак сыер торыйк, ди, кара сыер – ятыйк, ди (яз, кыш, кар, җир)
- Ун бала, яшел сарайларда яшиләр (горох)
- Яшел ботак грядкәдә усә, аның балалары кызыл (помидоры)
- Үзе түгәрәк, ай түгел,
Яшел, урман түгел,
Койрыклы, тычкан түгел.(репа- шалкан)
- Бала-чага вакытында, чүпрәк белмәгән,
Картайгач йөз чүпряк кийгән(капуста)
- Кат-кат тунлы,карыш буйлы.Ул нәрсә?( Кәбестә)
- Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшель (арбуз)
- Бер төп борчак, унике кузак, шулар эчендә өч йөз алтмыш биш борчак.
- Ике йомырканы әнием 10минут пешерә, бер йомырка ничә минут пешә.
- Җир өстендә үләне, җир астында башы(свекла).
- Үзе түгәрәк, ай түгел, Сары, май түгел, Баллы, шикәр түгел, Койрыклы, тычкан түгел.(репа)
- Китап түгел, ә яфраклы(капуста
- Шома бозаулар, бар-баренә бәйле(огурцы).
Стихи
Онытылган.
Укучылар дәфтәрләрен
Парталарга тезеп салган
- Дәфтәрләрәң кайда, Мәсгуть?
- Онытылган, өйдә калган.
Иртәгесен бар балалар
Кулларына китап алган.
- Китапларың кайда, Мәсгуть?
- Онытылган, өйдә калган.
Башкаларның "дүртле”, "бишле”,
Мәсгуть тагын "икеле” алган.
- Ник башыңны эшләтмисең?
- Онытылган, өйдә калган.
(Ш. Галиев.)
Беренче дәрес.
Без бу ел гына мәктәпкә килдек.
Анарчы һаман бакчада идек...
Кулыбызда безнең яңа Әлифба.
Менә монысы "а” менә монысы "ба”
Без хәрефләрдән сүзләр ясыйбыз,
Шуннан соң җырлап укый башлыйбыз.
Мәктәпкә.
Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
Безне котлый әтиләр:
- Бик дәү үстегез ! – диләр.
Өйрәтәләр әниләр:
- Әйбәт булыгыз! – диләр.
Дәү әти, дәү әниләр:
- Хәерле юл, хуш! – диләр.
( Бари Рәхмәт)
Сәгать.
Сәгать суга: «Даң – даң!..”
Хәбәр бирә таңнан:
Мәктәпкә барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә – эшләр харап,
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап.
Сәгать йөри: " Келт-келт!..
Тиз мәктәпкә кит, кит!...”
Марат аңа дәшә:
- Тукта, мине көт, көт!
Сәгать җырлый: " Диң- диң!..
Мин бит туктый белмим.
Моннан ары, диң, диң!
Миңа карап йөр син!...”
(Муса Җәлил.)
Малайлар сөйләшә.
- Мин үскәч абый булам,
Аннары бабай булам.
Ә мин, бабай булгач та,
Гел әйбәт малай булам.
- Мин үзем әти булам!
- Ә мин дәү әти булам!
- Үскәч кем буласымны
Мин әле әйтми торгам!
- Мин батыр солдат булам!
- Ә мин космонавт булам!
- Ә мин Третьяк буллам
- Капкада сакта торам.
(Роберт Миңнуллин)
ТУГАН ТЕЛЕМ.
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул- минем туган илем.
Дөньда иң- иң матур тел
Ул- минем туган телем.
Тел.
Сәгыйтнең дә теле бар,
Сәгатьнең дә теле бар.
Гармунның да теле бар,
Янгынның да теле бар.
(Роберт Миңнуллин. )
Исемемне бел.
Рәмзия дә, Зиләдә, Әлфия дә,
Дилә дә, Зәмзәмия дә түгел
– Исемем башка минем.
Ләкин монда бар ул сүз,
Әйт әле, нинди исем.
( Мәхмут Газизов)
Аш вакыты.
Тәлинкә, кашыклар,
Чәнечке,пычаклар
Тарата дежурный-
Аш урыны хәзерли.
Тәлинкә, кашыкның,
Битләрен сөртә ул.
Тәртипне беләбез:
Кул юып керәбез.
Әйбәтләп кенә без
Ашыйбез,эчәбез.
Бер сүз дә дәшмибез,
Түкмибез, чәчмибез.
"Апа бик рәхмәт!”- дип,
Урыннан торабыз,
Кулларны юабыз,
Ә урындыкларны
Урынына куябыз.
(Бари Рәхмәт)
Кунаклар.
Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын.
Уртага куйдык чәчәк,
Чечек янына – чәкчәк,
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрле-төрле
- Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак,
Һәркемгә чыгар өлеш,
Бар кыстыбый һәм бәлеш.
-Җитешегез , кунаклар,
Кыстамагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз кунаклар.
"К”лар тулган бакчага.
Бу бакчага ни булган?
Бакча”К” белән тулган.
Карлыган һәм кәбестә,
Кишер, карбыз һәм кабак,
Крыжовник һәм кукуруз,
Кыяр, кавын, кузгалак...
Әйдә рәхим итегез!
Авыз итеп китегез!
(Р. Миңнуллин.)
Безнең урам.
Безнең урам- зур урам,
Мин шул урамда торам.
Тирә-якта курше
- Бар да уңган кешеләр.
Сара апа –сатучы,
Бану апа –бакчачы,
Йосыф абый йорт сала,
Җамали түбә яба.
Сылу апа укыта
Батырҗан балык тота.
Тәүфикъ абый – тимерче,
Тимербикә- тегүче
(Х.Гарданов.)
Әби белән бабушка.
Ике карчык гөрләшеләр тышта,
Берсе- әби, берсе – бабушка.
Берсе – оек, берсе- чулок тоткан,
Икесе дә оста бик эшкә.
Дуслар да бик, пирог пешкән көнне
Әбине дә дәшә бабушка,
Бәлеш пешкән көнне бабушканы
Әби дәшми калмый бәләшкә.
(Б.Рәхмәт.)
Әни.
"Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган карга.
Таптамагыз” Һич ярамый
"Әни”сүзне таптарга.
Бүген әни бәйрәме.
Иртук торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган
- Бүген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйдым,
Көн кояшлы, әй ямьле!
Якты булсын, балкып торсын
– Бүген әни бәйрәме.
(Саҗидә Сөләйманова).
Дәү әнием.
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул – минем дәү әнием.
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә:
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.
Өйдә аны һәммәбез
Яратабыз, сөябез:
- Син бик кадерле безгә,
зак яшә, дичбез.
(Ә. Бикчентаева.)
Әниемнең кызы юк бит.
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Магазиннан сөт апкайтам,
Ипигә дә йөгерәм.
Әниемнең кызы юк та
– Малае бар бер дигән.
(Клара Булатова)
Яратам.
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне,
Яратам мәктәбемне,
Укытучы апамны,
Дусларны, иптәшләрне,
Уйнап йөргән бакчамны.
(Шәйхи Маннур.)
Яз килә.
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы
- Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямълерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әммә яз күңеллерәк.
(Мөнир Мазунов).
Яз җитә.
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгаларда бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә!
Тәрәзәне ачтылар.
Тып- тып, тып-тып, тып
итә Эрә-эрә тамчылар.
Агачка кунып.
Чыпчыклар чыелдышалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Яз, яз, яз җитә!
Тәрәзәне ачтылар.
Тып- тып, тып-тып,
тып итә Эрә-эрә тамчылар.
(Ф. Кәрим.)
Кояшлы ил.
Кояшлы ил - безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Һавасы да, җире ә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да,
Безгә якын бары да.
(Ә. Рәшитов).
Кояш, чык, чык, чык!
Яз көннәре килгәндә,
Тау өстенә чирәмдә
Утырабыз җыйнаулап,
Бишәү түгел, унаулап.
Кояш кача болытка,
Без калабыз суыкта,
Ә безгә җылы кирәк
Су керергә тизрәк.
Әй сорыйбыз кояштан
барыбыз бертавыштан:
- Кояш, чык, чык, чык!
(Шәйхи Маннур)
Җиләк кайда күп?
Әти, әни, мин – өчәү
Йөрибез аланда.
Җыябыз җир җиләк,
ләнне аралап.
Җиләк күп аланда!
Яхшылап кара да:
Очрый ул алда да,
Күренә янда да.
Шулай да җиләкләр күбрәк табыла
Әтием янанда әнием янында.
(Равил Фәйзуллин).
Кыш бабай җыры
Мин Кыш бабай, Кыш бабай,
Сезгә бик таныш бабай.
Сезгә бик таныш бабай
- Сезнең белән дус бабай.
Сез дәштегез, мин килдем
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
(С.Сабирова)
Яшел чыршы.
Тышта буран бөтен җиргә Карлар тутыра.
Безнең бүлмәдә ямь-яшел Чыршы утыра.
Бүген бәйрәм! Әйлән- бәйлән
Уйнык, горләшик. Бүген бәйрәм!
Бәйләм- бәйләм Бүләк өләшик.
(Җәвад Тәрҗеманов)
Үзен бик чиста йөртә.
Күрәсезме песине,
Юына, чистарына.
Ул кунакка барамы?
Ник юына, арына?
Йомшак тәпие белән
Битен әйбәтләп сөртә.
Ул шулай һәрвакытта
Үзен бик чиста йөртә.
Ун бәбкә.
Артык түгел, Ким түгел
- Тишелеп чыктылар бүген
Ун күкәйдән ун бәбкә.
Шатлык безнең үрдәккә,
Томшыкларда – ак буяу,
Санап карыйм: Нәкъ унау.
Бер, ике... Бу икесе - минеке.
Өчәү, дүртәү... Бу кемгә?
Кемгә булсын,әбкәйгә.
Биш, алты... Бу икесе
Әнкәемнең өлеше.
Җиде, сигез... Пар бәбкә
– Дәү әтигә бүләккә.
Бусы - тугыз, бусы - ун...
( Кави Нәҗми)
Тиен.
Урманда бар зур койрыклы
Җитез тиен,
Агач башларында яши
Кышын- җәен.
Агачлардан агачларга
Сикереп үтә,
Чикләвәкләр ашап, шунда
Гомер итә.
(Әнәс Кари)
Рус казлары: га-га-га...
Русларда да бар казлар,
Татарда да бар казлар.
Рус казлары: га-га-га, ди.
Татар казы: кыйгак, ди.
Русларда да үрдәк бар,
Татарда да үрдәк бар.
Русныкылар: кря-кря –кря, ди
Татарныкы: бак-бак бак,ди
Русларда да бар әтәч . Т
атарда да бар әтәч.
Русларның: кукареку,
Татарның: кикрикүк.
Русларда да бар маэмай,
Татарда да бар маэмай.
Рустагысы: гав-гав, ди .
Татардагы: һау-һау,ди.
(Шәукәт Галиев)
Күкә.
Калын урманда
Гел кичкә каршы
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы:
- Кәк-күк, кәк күк!
Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
шул аның моңы:
Кәк-күк, кәк күк!
Кәк-күк, кәк күк!
(Муса Җалил)
Санамыш. - Считалка
Карга килер – казан асар
Торна килер – тоз салыр,
Саескан килер – салма салыр
Песнәк килер – пешерер,
Чыпчык килер – төшерер,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
Кечкенә түти туймый калыр,
Кетер, кетер, кетер,
Казан төбен кимерер.
Бармак уеннары.- игра пальцев
Баш бармак бау ишә,
Имән бармак имән кисә,
Урта бармак утын кисә,
Атсыз бармак ат җигә,
Чәнче бармак чәе эчә.
Әбәк - игры
Әбәк – балалар уены. Ул – борынгы уен. Аны әби-бабаларыбыз да уйнаган. Аны ничек уйныйлар соң? Башта балалар бергә җыелалар. Санамыш әйтелә. Аннары балалар төрле якка йөгерәләр. Бер бала аларны куа. Ул кемне тота, шуңа "әбәк” ди. Аннары балаларны шул бала куа башлый.
" Песи – тычкан” уены.
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Бер бала – " тычкан”, икенчесе "песи” була. " Песи” " тычкан”ны куа. Балалар " тычкан”ны "песи”дән саклыйлар. Алар " тычкан”ны түгәрәккә кертмиләр. " Песи” берәр хәйлә белән түгәрәккә керә. Балалар тиз генә " тычкан”ны түгәрәктән чыгаралар. Хәзер алар "песи”не түгәрәктән җибәрмиләр. Уен шулай дәвам итә.
"Вакыт телефон” уены
Балалар бер рәткә тезеләләр. Бер бала "телефончы” була. Ул беренче баланың колагына бер сүз әйтә. Анысы шул сүзне янындагы иптәшенә пышылдый. "Телефончы”иң соңгы укучыдан: " Нинди сүз?” – дип сорый. Тегесе әйтә. Сүз дөрес булмый. Аны кем бозган? " Телефончы” шуңа "Җаза” бирә. Бу бала я җырлый, я бии, я шигырь сөйли.
"Почта” уены.
Уенчылар " хат ташучы” сайлыйлар. " Хат ташучы” уртага чыга. Һәр уенчы үзенә берәр шәһәр исеме ала. " Хат ташучы” бер уенчы янына килә һәм сорый: - Хатыгыз юкмы? - Бар. - Кая җибәрим? - Казанга. Аннан безгә кашык, калак, кадак, күлмәк, җибәрсеннәр.( әйбер атамалары шәһәр исеменең баш хәрәфенә башлана.) " Хат ташучы” "Казан” исемле уенчы янына бара. Ул шул сүзләрне "Казан”га әйтә. "Казан” башкашәһәрләргә "хат җибәрә”. Мәсәлән, " Мескәу” гә "М” . Хәрәфле сүзләрне ( май, мармелад, марка, мичкә...)тиз-тиз әйтә. Ялгышучыларга җәза бирелә.
" Самавыр” уены Балалар "
Самавыр” һәм "әби” сайлыйлар.Уен башлана. "Әби” һәр баланың колагына тәмтом исеме әйтә. Аларны " самавыр” ишетми. "Әби” "самавыр”ның колагын тота һәм әйтә: " Чәй янына килә, килә... шикәр!” " Шикәр "әкрен генә " самавыр” ның аркасына кагыла. " Самавыр”карый, балалар барысы да баш бармакларын күрсәтәләр. " Самавыр” "шикәр”не эзли. Ләкин тапмый. Уен дәвам итә.
Җир йокысы -колыбельная
Кырга ак кардан ,
Юрган ябылган.
Җир язгы чаклы
Йокыга талган.
Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле, Т
укта , үтсен кыш.
АК КЫШ.
Яратам мин ап-ак төсне.
Бөтен дөнья ап-ак төсле
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә,
Борынга да ак кунган...
(Роберт Миңнуллин.)
Буран
Урамда –буран, мин өйдә торам.
Тәрәзә аша тик авыз ерам.
Әй, җил выжылдай, буран дуылдай.
Ачулы кеше кебек мырылдай
(Гомәр Толымбай)
БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛЫМ.
Бәйрәм белән котлым барыгызны.
Сезгә бәхет, шатлык өләшәм.
Залда утыручы якын дуслар,
Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.
Мөмкин булса, бөтен илдәшләрне
Бәйрәм белән котлар идем мин.
Ил буенча, һәр өй саен кереп,
Хел белергә туктар идем мин.
Мин котларга телим якыннарны,
Кыен хәтта санап чыгарга.
Әйтәр сүзләр, изге теләкләрем
Сыеп бетмәс шигъри юлларга.
Ак буранлы юлда, арып түгел,
Сезне искә алып туктавым.
Бәйрәм ямьле, илләр имин- шөкер,
Шул иминлек белән котлавым.
Кыш бабай җыры.(для деда мороза)
Мин Кыш бабай,Кыш бабай,
Сезгә бик таныш бабай.
Сезгә бик таныш баба
- Сезнең белән дус бабай.
Сез дәштегез, мин килдем
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә
Чыршы.
Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе,
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Энҗе карлар явып үткән
Синең ылысларыңа,
Күп бүләкләр китергәнсең
Без нәни дусларыңа.
Без уйныйбыз, җырлыйбез,
Шатланабыз,көләбез.
Безгә рәхәт тормыш биргән
Илебезне сөябез.
Яңа ел.
Кыш бабай, Кыш бабай
Безне бик ярата,
Ул безгә яңа ел
Бүләге тарата.
Кар яуган.
Урамда нишләгәннәр?
Әллә он сипкәннәрме?
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәр?
Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем-белдем: кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган
- Без шуарбыз таулардан.
( Зәки Нури)
Беренче кар.
Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады.
Ап-ак булды болыннар,
Ап-ак булдыикиң кырлар.
Бу кайчак, туган?
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган?
|