Как было сказано выше, в татарском языке имеются и неличные формы глагола: имя действия, инфинитив, причастия, деепричастия. Имя действия образуется присоединением к глагольной основе аффикса–у/-ү: Кайт+у, кара+у, сөйләш+ү, бар+у. Инфинитив образуется присоединением к основе глагола аффиксов –рга/ -ргә, - ырга/ -ергә, - арга/ - әргә: кайт+арга, кара+рга, сөйләш+ергә, бар+ырга.
- Муса Җалил турында сөйләүче әлеге кеше кем?
- Рафаэль Мостафин. Ул үзе тапкан документлар турында сөйли
- Рафаэль Мостафин тапканчы Муса Җалилнең әсирлек чоры тормышы турында материаллар бар идеме?
- Әйе, кайсыбер фактлар билгеле иде, ләкин шагыйрьнең бу чор иҗаты, тормышы тулысы белән Рафаэль Мостафин өйрәнгәннән соң билгеле булды. Документлар галим берничә тапкыр Германиягә барып тикшерелгәннән соң гына ачыкланды. Галимнең бу лекциясе аның киң эрудициясен күрсәтә.
Слова и выражения.
Турында – в значении предлога
әсирлек чоры тормышы – период жизни в плену
бар идеме? - были ли ?
кайсыбер – некоторые
билгеле иде – известны были
ләкин – однако
шагыйрь – поэт
иҗат – творчество
тулысы белән – полностью
өйрәнгәннән соң – после изучения
Галим - ученый
берничә тапкыр – несколько раз
гына – лишь
ачыкланды. – разъяснилось
күрсәтү - показывать
киң – большая
Деепричастие в татарском языке образуются от основы глагола при помощи аффиксов:
Положительная форма Отрицательная форма
1 -п, -ып, -еп: укы+п – прочитав мыйча/ - мичә:укы+мыйча
Яз+ып – написав, кил+еп – придя - Яз+мыйча, кил+мичә;
2 -а, -ә, -ый, -и: бар+а-бар+а - идя -мый/-ми, -мыйча/-мичә
Көл+ә-көл+ә – смеясь Бар+мый+ча, кил+ми+чә
Уйн+ый-уйн+ый – играя Уйна+мый+ча, сөй+лә+мичә
Сөйл+и-сөйл+и – рассказывая;
3 -гач/гәч, - кач/кәч: ал+гач – взяв, -ма/-мә: ал+ма+гач,
Кил+гәч – придя, кайт+кач – вернувшись Кил+ми+гәч Кайт+ма+гач
әйт+кәч – сказав, Әйт+мә+гәч
4 -ганчы/+ гәнче, +канчы/+кәнче:
Кара+ганчы – пока не посмотрю
Кил+гәнче – пока не приду
Кайт+канчы – пока не вернусь
Җит+кәнче – пока не дойду
Деепричастная форма и плюс глагол образуют сложные глаголы:
Килеп керү – (пришел и вошел), войти
Чыгып китү – (вышел и ушел), выйти
Кайтып җитү – ( вернуться и достигнуть) вернуться
Йөгереп бару - ( убежать и идти), бежать
Сикереп төшү – ( прыгнуть и слезть), спрыгнуть
Егылып төшү – ( падать и спускаться), упасть
Утырып бару - ( сидеть и ехать), ехать стоя
Уйлап бару - ( думать и идти) , идти думая
Уйлап сөйләү – (думать и говорить), говорить думая
Кычкырып сөйләү – ( кричать и говорить), говорить громко
Кычкырып көлү - (кричать и смеяться), громко смеяться
Утырып уйлау – ( сесть и думать), думать сидя
Дип әйтте – сказал Дип
сөйләде – рассказал
Дип аңлатты – объяснил
Дип язды – написал и т. д.
Деепричастие на –гач/-гәч, -кач/-кәч переводятся на русский язык придаточным предложением сложноподчиненного предложения: билет алгач шалтыратырмын – когда куплю билет, позвоню; театрга кергәч карарбыз – посмотрим, когда зайдем в театр.
Деепричастие на -ганчы/+ гәнче, +канчы/+кәнче переводится на русский язык с оттенком временных рамок: син экскурсия башланганчы кил – ты приди до начала экскурсии; син кино башланганчы мине көтеп тор – ты меня жди до тех пор, пока не начнется кино.
Упражнение. 1. Прочитайте и переведите текст на русский язык. Найдите деепричастие.
Без бүген Казан шәһәренең музейларын караячакбыз.казаннан киткәнче мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат аласыбыз килә. Без Габдулла Тукай музееннан башлап китәргә булдык. Музейга кергәч тә безне экскурсовод каршы алды. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында ул бик кызыклы итеп сөйләде. Ул сөйләп бетергәч, без сораулар бирдек.экскурсия ахырында без туйганчы Тукай шигырьләрен тыңладык. Тукай музееннан чыккач, без Шәриф Камал музеена киттек. Без тагын Татарстанның тарих музеен карарга өлгердек.
Слова и выражения.
мөмкин кадәр ( күбрәк) – как можно больше
мәгълүмат – информация, сведения
аласыбыз килә – хотим получить
тормышы турында – о жизни
иҗаты турында – о творчестве
кызыклы итеп – интересно
экскурсия ахырында – в конце экскурсии
өлгерде - успели
2. Прочитайте и переведите.
-Казан шәһәрендә нинди күренекле урыннар бар?
- Безнең шәһәрдә андый урыннар бик күп. Сезне аеруча нәрсә кызыксындыра?
- Казанны студентлар шәһәре дип әйтәләр, ә барлыгы монда ничә уку йорты бар? - Казанда барлыгы унөч югары уку йорты бар.
- Казан университеты турында берничә мәгълүмат әйтеп китә алмассыз микән? Ул ничәнче елда салынган? Аның проектының архитекторы кем булган?
- Казан дәүләт университеты 1804 елда архитектор Пятницкий проекты буенча салынган.
- Ә университет каршындагы бакчада нинди бюст тора?
- Анда Лобачавский бюсты тора, ул бакча Лобачавский бакчасы дип атала.
- Казан Кремле үзенең бай тарихы белән билгеле. Кремльгә университеттан еракмы?
- Юк, ерак түгел, Ленин урамы буенча туп-туры барырга кирәк.
- Рәхмәт. Без анда һичшиксез барырбыз. Ә сезнең шәһәрдә музейлар күпме?
- Бездә музейлар күп: Сәнгать музее, Г.Тукай, Г Ибрахимов музее һәм башка музелар. Шулай ук Казанда күргәзмә залы да бар.
- Ә Казанда барлыгы ничә театр? - Казанда биш театр бар: Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, качалов исемендәге рус драма театры, Яшь тамашачылар театры һәм курчак театры.
- Ә кинотеатрларыгыз күпме?
- Кинотеатрларыбыз да күп. Мәсьәлән, үзәктә генә дә өч кинотеатр бар
– " Татарстан”, " Родина”, " Спутник”.
- Казанда кунакханәләргә урнашып буламы?
- Казанда кунакханәләр ( гостиницалар) күп
- Казанда миллионнан артык халык яши һәм Казан үскәннән- үсә бара.
- Әйтегезче, сезнең шәһәрдә метро салыначакмы?
- Әйе, киләчәктә метро салу турында сүз бара.
- Казан шәһәрендә ничә район бар?
- Казанда җиде район: Ленин районы, Вахитов районы, Бауман районы, Киров районы. Соңгы елларда Ленин һәм Идел буе районнарында яңа микрорайоннар төзелде. Казан матурайганнан матурая бара.
Слова и выражения.
күренекле урыннар – достопримечательные места
кызыксындыра – интересует
каршындагы бакчада – в саду напротив
бай тарих – богатая история
һичшиксез – несомненно
әм башка – и другие
күргәзмә залы – выставочный зал
исемен йөртүче – носящий имя
урнашып буламы? – возможно ли устроиться?
шактый кыен – довольно сложно
халык – народ
артык – более
үскәннән- үсә бара – все растет, все расширяется
салыначакмы? – построится ли?
сүз бара – ведутся разговоры
матурайганнан матурая бара – становится все краше