Главная | Регистрация | Вход
Автономия Татар Кирова
Меню сайта
Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 574
Друзья сайта
  • ДЕТИ СОЛНЦА. Фестивальное движение.
  • Проект "Танцевальный клондайк"
  • Официальный сайт Сергея Пичуричкина
  • Центр изучения культуры и языка AYMARA.su
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Главная » 2012 » Ноябрь » 25 » объявление
    20:25
    объявление
    22 декабря в 16:00 2012 года в Центре детского творчества с изучением прикладной экономики состоится татарская елка.
    По адресу Р.Люксембург 66 Приглашаем всех с детьми, племянниками, с сестрами. Детям до 16-лет будут подарки. Дополнительные подарки, для тех кто расскажет стихи , споет песню (желательно на татарском языке). Желательно заранее сделать заявку на участие в празднике.
    тексты песен и стихов прилагаются.
     
    Яңа ел.
    1.Чем-чем комеш тун кигән
    Яңа-яңа ел килгән
    Яшел чыршылар белән
    Яңа җырчылар белән
     
     Припев
     Яңа ел, яңа ел
     Безгә зур кунак килгән
    Кыш бабай һәм кар кызы 2раза
    Күп бүләкләр китергән.
     
     2.Дуслар белән җыелдык
    Бергә шундый куп булдык
    Әйлән – бәйлән уйнарга
    Кулын-кулга тотындык
    Припев
    Яңа ел, яңа ел
    Безгә зур кунак килгән
    Кыш бабай һәм кар кызы
     Күп бүләкләр китергән.
    Кыш бабай.
    1.Яшел чыршы янында
    Җыелып бер тугандай
    Әйлән – бәйлән уйнадык
    Килеп керде кыш бабай
     
    Припев
    Кыш бабай, кыш бабай
     Хуш киләсең уз түре
    Шатланышып җыр белән
    Каршылыйбыз без сине.
     
    2.Ак таягың кулыңда
    Ап-ак туның киясең
    Бөтен ташең ак тәнкә
    Күп җирләргә җиткәнсең
     
    Припев
     Кыш бабай, кыш бабай
    Хуш киләсең уз түре
    Шатланышып җыр белән
    Каршылыйбыз без сине.
     
    3.Бәйрәмебез син килгәч
    Матурланыр тагында
    Бик күңелле уйнавы
    Яшел чыршы янында.
     
    Кыш бабай үзе килде.
     
    Безгәме? безгәме? Безгә!
    кыш бабай үзе килде!
    Ишекне ачып җибәргәч,
    Башта суыгы керде.
     
    Суыгы бераз таралгач
    Бабайны күреп калдык.
    "Әйдә,әйдә.Кыш бабай"! -дип
    Җырлашып каршы алдык.
     
    Кыш бабай әй кызып - кызып
    Безнең белән уйнады.
    тирләре ага башлады -
    Кыш бабабыз җылынды!
     
    Кыш бабакай бу җылыда
    Эри генә күрмәсен!
    Ишек ачып суытыйкмы
    Әллә бәйрәм бүлмәсен?
     
    Кил чыршы бәйрәменә.
     
    Аю белән биедем,
    Төлке белән йөрдем.
    Бүре белән куянның
    Икесен бергә күрдем.
     
    Пират белән бер моряк
    Кочаклашып җырлады.
    Патша белән хезмәтче
    Әбәк-әбәк уйнады.
     
    Песинең алдына басып,
    Шигрь сөйләде балык.
    Җиде бүрене биетте
    Гармунда уйнап сарык.
     
    Берни күрми калуың бар,
    Утырсаң өйде генә.
    Мондый хәлләрне күрергә
    Кил чыршы бәйрәменә
     
    Кышкы төн.
     
    Кышкы төндә ай җыр суза:
    Анда - йолдызлар дәрте,
    Челтәрле чыршылар моңы,
    Шәрә таллар хәсрәте.
     
    Салкын айның яктысында
    Ак каеннар моңлана,
    Өземле калган яфраклар
    Тунудан калтырана.
     
    Кышкытөн -гаҗәп күренеш,
    Табигатънең бер сере.
    Урман, айның, йолдызларның
    җырга әйләнгән төре.
     
    Кыш бабай.
     
    Бүмәбездә матур чыршы,
    Бизеп куйдык бәйрәмгә,
    Уенчыклар җем-җем итә,
    Матур шарлар әйләнә.
     
    Озак көттек кыш бабайны,
    Килми дә килми һаман.
    Тәрәзәдән тышка карап,
    Күзләрем талды тәмам.
     
    " Әти, - дидек,- Тиз генә син
    Зур урманга барып кил.
    Безнең өйгә юлны өйрәт,
    Кыш бабайны алап кил.
     
    Йөридер ул бик еракта,
    Авылыбызга юл тапмый".
    Юк, озак та көттермәде,
    кыш бабай ишек шакый.
     
    Шаккатап карап тордым мин
    шул кыш бабайны күреп:
    Күзләре мыеклары да
    Некъ әтинеке кебек.
     
    Мине алып күккә чөйде-
    Некъ әтинең куллары.
    Минем дә, - ди, - сезнең кебек
    Бар бит матур улларым"
     
    Нигә шулай әтиемә
    Охшаган соң Кыш бабай?
    Бигрәк шаян бабай бугай,
    Әллә мин ме шук малай.
     
    Әй тирләде, пеште бабай,
    Маңгаеннан тир ага.
    Кар бабай эреп бетер, дип
    Шикләнеп карыйм аңа.
     
    Чыдамады салды тунын,
    Елмаеп бер караса, -
    Үземнең әти ләбаса,
    Менә кызык тамаша!
     
    Кыш бабай җыры.( песня  деда Мороза)
     
    Мин Кыш бабай, кыш бабай,
    Сезгә бик таныш бабай.
    Сезгә бик таныш бабай-
    Сезнең белән дус бабай.
     
    Сез дәштегез, мин килдем
    Яңа ел бәйрәменә
    Чыршы әйләнәсендә
    Җыр җырлап эйләнергә.
     
    Яшел чыршы.
     
    Тышта буран бөтен җиргә
    Карлар тутыра.
    Безнең бүлмәдә ямь-яшел
    Чыршы утыра.
     
    Бүген бәйрәм!
    Әйлән- бәйлән
    Уйнык, горләшик.
    Бүген бәйрәм!
    Бәйләм- бәйләм
    Бүләк өләшик.
    (Җәвад Тәрҗеманов)
     
    АК КЫШ.
    Яратам мин ап-ак төсне.
    Бөтен дөнья ап-ак төсле.
    Куяннар да ак тун кигән,
    Каеннар да ак туннан.
    Бүреккә дә, керфеккә дә,
    Борынга да ак кунган...
     Роберт Миңнуллин.
     
    Чыршы. (песня)
     Чыршы, чыршы, без сине
    Сагынып көттек ел буе,
    Син тагын да матуррак
    Бизәлгәнсең бу юлы.
     
    Энҗе карлар явып үткән
    Синең ылысларыңа,
    Күп бүләкләр китергәнсең
    Без нәни дусларыңа.
     
    Без уйныйбыз, җырлыйбез,
    Шатланабыз,көләбез.
    Безгә рәхәт тормыш биргән
    Илебезне сөябез.
     
     Яңа ел.
    Кыш бабай, Кыш бабай
    Безне бик ярата,
    Ул безгә яңа ел
    Бүләге тарата.
     
    Кар яуган.
     
    Урамда нишләгәннәр?
     Әллә он сипкәннәрме?
    Әллә зур мичкәләрдән
    Бик күп сөт түккәннәр?
    Бөтен җирдә ак юрган...
    Белдем-белдем: кар яуган!
    Әй шәп булган, шәп булган-
    Без шуарбыз таулардан.
     ( Зәки Нури)
     
    Беренче кар.
    Йомшак кына кар яуды,
    Бөтен җирне каплады.
    Ап-ак булды болыннар,
    Ап-ак булдыикиң кырлар.
     
    Просмотров: 2796 | Добавил: nailia | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *: